ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 март 2018, 10:21

Тынлык тәмам. Кызу чор башланды

Теплица комбинатында яңа сезон уңышын җыю бара

Февраль аеның соңгы көннәрендәге салкынны һәм күп яуган карны «Яңавыл» теплица комбинатының үтә күренмәле стеналары артында калдырып, чын җәйгә эләктек.
Җылы дымлы һава, якты һәм яшеллек. 2 гектардан артык мәйданда кыяр үсентеләре. Хәтта бал кортлары оча – кыяр түтәлләре арасында умарталар урнашкан, һәм җитез бөҗәкләр кыярның чәчәк бөреләрен серкәләндерү буенча гадәти эшен башкара. Территорияләренә үтеп керүбезне алар, әлбәттә, канәгатьсез безелдәү белән каршылады.
Яшелчәчеләр дә канатлы ярдәмчеләре эшенә комачауламыйча, сак кына эшли – куакларыннан әле генә өзелгән кыярларны тартмага тигез рәтләргә тутыра.
Теплица комбинатында яңа сезонның кыяр уңышын җыюның бүген иң кызу мизгеле – инде 17 тоннадан артык алырга өлгергәннәр.
– Продукцияне районда гына сатмыйбыз, – ди предприятиенең баш агрономы Инна Петрова. – Удмуртия, Пермь крае, Чернушка, Свердловск өлкәсенә җибәрәбез. Хаклар үткән ел дәрәҗәсеннән берникадәр югарырак. Сәбәбе – орлык һәм ашламага бәяләр артуы.
Биредә яңавыллылар инде яратып өлгергән «Магнит» һәм «Мева» кыяр сортын үстерәләр.
Хәзер тагын бер гектарда үзен серкәләндерүче «Картель» сортын сыныйлар, барлыгы 11 меңнән артык үсенте утыртылган.
Инна Вениаминовна әйтүенчә, үткән елда 554 тонна кыяр җыеп алынган, ә быел бу үрне узарга ниятлиләр. Шундый күләм төбәк ихтыяҗын тулысынча ябарга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенгә производствода 25 эшче мәшгуль. Аларның тырышлыгы белән томатлар да өлгерә – бер айдан помидорлар уңышы алырга планлаштыралар. Ә май башы яки уртасына теплица комбинатында чәчәк үсентеләре дә сатуга үсеп җитәчәк – быел алар кырыктан артык төрдә 300 мең данә утыртылган.
Читайте нас: