ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 март 2018, 12:05

Этләр, «Меркурий», тамгалар...

Ветеринария хезмәте көндәлек бурычларын хәл итә

Календарь буенча кыш тәмамланды, көннәр җылытты һәм, гадәттәгечә, сукбай этләр проблемасы көнүзәклек ала. «Шәһәрдә кемдер аларны тоту белән шөгыльләнәме?» – гәзит укучылар редакциягә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.
Яңавыл ветеринария станциясе башлыгы Илвер Вилдановка шушы һәм башка көнүзәк сорауларны бирдек.
Сукбай этләр турында
– Илвер Әлфисович, сукбай этләр белән проблема ничектер үзәкләштерелгән төстә хәл ителәме?
– Әйе. Билгеле булуынча, элек сукбай этләрне «ЯнаулБлагоустройство» ширкәте шәһәр бюджеты исәбенә ата, ә авыл биләмәләре сунарчылар белән шартнамә төзи иде. Ату тыелуга быел өченче ел, сукбай этләрне тоту һәм аларны вакытлыча приютта тоту, әгәр хайван авырса, агрессия билгеләре күрсәтсә, йоклату гына рөхсәт ителә. Караучысыз хайваннарны тоту һәм асрау буенча дәүләт вәкаләтләре республика бюджетыннан субвенцияләр бирелү нигезендә муниципалитетларга тапшырылды. Акча үзәкләштерелгән сатып алуларны оештыру шартларында бирелә, ачык конкурс йомгаклары буенча җаваплы вазыйфалы берәмлек билгеләнә. Элекке еллардагы кебек, быел аны эшкуар Сергей Мостафин отты. Алты ай дәвамында 250 эт һәм 35 мәчене тотуга килешү буенча чаралар керергә тиеш.
«Меркурий» системасы турында
– Үткән елда агымдагы елның 1 гыйнвареннан авыл хуҗалыгы производствосы продукциясе белән ничек тә булса бәйле барысының да эшчәнлеген «Меркурий» автоматлаштырылган системасы ярдәмендә генә гамәлгә ашыра алуы турында яңалык ыгы-зыгы тудырды...
– Әйе, дәүләт ветеринария күзәтчелегенә караган йөкләрне электрон сертификатлаштыру системасын тулысынча сафка кертү вакыты 2018 елның 1 июленә кадәр күчерелде. Һәм шуның белән бәйле системага күчү эшенең тукталып торуын әйтергә кирәк, күпләр тынычланды, ләкин юкка. Әлеге автоматлаштырылган системада күптән эшләүче челтәр ритейлерларының урындагы җитештерүчеләр, шәхси эшкуарлар, кече һәм урта бизнес субъектларын «борт артында» калдыруына юл куймаска кирәк. Әйткәндәй, 1 гыйнвардан 28 февральгә районда 6839 ветеринария-озату документы язылды, 348 хуҗалык итүче субъект һәм 523 күзәтчелек астындагы объект теркәлде. «Меркурий» дәүләт мәгълүмат системасында эшләү өчен 108 хуҗалык итүче субъект теркәлде.
Мал саны исәбен алу
– Республикада былтыр барлыкка килгән тилчә ихаталарда хайваннарны исәпкә алуда проблеманы ачыклады. Ул ничек хәл ителәчәк?
– Бу сорауны хәл итү өчен хайваннарның барысына да тамгалау кертелә. Ветеринарларга авыл хакимиятләре вәкилләре белән берлектә якындагы вакытта һәр ихата, барлык авыл хуҗалыгы предприятиесенә йөреп чыгарга һәм бөтен төр хайваннар: сыер, сарык, дуңгыз, атлар һ.б. тамгаларга кирәк.
– Бу нәрсә бирә?
– Тамга буенча хайванның кемнеке булуын ачыкларга мөмкин: шәхси ихата хуҗалыгы өчен алар кызыл төсле булачак, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен – сары. Төшерелгән код буенча хайван яшәгән хуҗалык, район һәм төбәкне билгеләргә мөмкин.
– Ләкин тамгалауны инде малларны исәпкә алуның иң заманча ысулы дип әйтеп булмый...
– Фән һәм технологияләр бер урында тормый, киләчәктә безгә инде тамгалау түгел, ә чиплаштыру белән шөгыльләнергә кирәк. Чип асылында исә – ул хайванның электрон паспорты. Махсус җайланма белән белән сканерлаштырганда, ул таныла, ә дисплейда шәхсиләштерелгән коды барлыкка килә. Бу серияле номерны кеше паспортының уникаль сериясе һәм номеры белән чагыштырырга мөмкин.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Читайте нас: