ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 март 2018, 16:39

Сак булыгыз! Вирус

Район халкының 40 проценттан артыгы вакцина ясаткан

ОРВИ белән авыру районда югары кала – үткән атнада район үзәк дәваханәсенә шундый билгеләр белән ике йөзгә якын кеше мөрәҗәгать иткән.
– Эпидемиологик сезон быел күчте, – дип хәлгә аңлатма бирде ЦРБның табиб-эпидемиологы Гөлчәчәк Нуруллина.
– Авыручы яңавыллыларның елдан-ел кимүе куанычлы. Моны район халкының 40%тан артыгының гриппка каршы вакциналаштыру нәтиҗәсе, дип исәплибез. Бу – соңгы елларда иң яхшы күрсәткеч.
Авыруларның поликлиникага беренче мөрәҗәгате февраль башында теркәлде. Март башлану белән амбулатор мөрәҗәгатьләр саны артты, авыручыларның төп өлешен балалар тәшкил итә. Өлкән кешедә В гриппы вирусының расланган штаммының бер очрагы бар. – Йортка кичектергесез ярдәмне бик еш чакыруларын билгеләргә кирәк.
Бу аклана, чөнки бу очракта тирә-юньдәгеләр белән элемтә минималь.
Мәгариф идарәсендә мәктәпләрдә авыру дәрәҗәсе кими, дип исәплиләр. Уку йортларында эпидемиянең иң кызу мизгеле мартның беренче көннәренә туры килде, ул вакытта 558 укучы вирус эләктерде. «Мәктәпләрдән алынган мәгълүматларга ярашлы, (12 мартка – авт.) авыру сәбәпле 462 бала укырга килмәгән. Шүдик авылы мәктәбе карантинга ябылды, калганнары гадәти режимда эшләде», – диделәр безгә мәгариф идарәсендә.
Дәваханәнең стационар бүлегенең шулай ук карантинга ябылуын билгеләп үтәбез.
Читайте нас: