ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 март 2018, 10:32

Яңавыллылар уңышы

Судьялар киңәшмәсендә иң яхшылар ачыкланды

Республиканың район, районара, шәһәр судлары рәисләренең һәрьеллык йомгаклау киңәшмәсендә кызыклы саннар китерелде. Мисалга, 2014 елдан судларда торак мәйданы һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне эзләп алу турында эшләр саны ике тапкырга арткан. Каралган гражданлык эшләренең 39%ы заем һәм кредит шартнамәләре буенча суммаларны эзләп алу турында, берникадәр азрагы – торак бәхәсләре.
Административ хокук бозулар буенча һәр өченче эш транспорт чарасына исерек хәлдә идарә итү белән бәйле, моның өчен 2017 елда 17876 шәхес җәлеп ителгән. Җинаять эшләренә килгәндә, биредә милеккә каршы җинаятьләр өстенлек итә.
Республика судьяларының йомгаклау киңәшмәсендә эшчәнлеккә анализ белән чикләнмәделәр, шулай ук 2017 елда эш йомгаклары буенча суд һәм судьялар коллективлары, БР суд системасының дәүләт гражданлык хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында суд һәм суд берләшмәлеге органнары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурста җиңүчеләрне бүләкләү үтте.
Безнең район вәкилләренә өч бүләк тапшырылды. «Иң яхшы матбугат хезмәте» номинациясендә өченче урын яулаган Яңавыл район суды администраторы Альбина Якупова киңкүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эш итү буенча аеруча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бүләкләнде. «Киңкүләм мәгълүмат чараларында БРның суд һәм суд берләшмәлеге органнары эшчәнлеген иң яхшы яктырту өчен» номинациясендә Яңавыл телевидение һәм радиосына беренче урын бирелде, «Яңавыл таңнары»на – икенче.
Читайте нас: