ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 март 2018, 10:22

Хәйрия

Алмазга ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк

Кайвакыт тормышта безгә якын кешеләр яки үзебез байтак акча таләп ителүче ашыгыч хирургия дәвалавына мохтаҗ чаклар туа. Яңавылдан Кашаповлар гаиләсе шундый хәлдә калган, аларга уллары, ике яшьлек Алмазга ашыгыч операция үткәрергә кирәк.
Тумыштан килгән йөрәк зәгыйфьлеге малайга тугач та куела. Республика кардиология диспансерында диагнозны раслыйлар: ачык артериаль канал. “Авыру аңа тулы кыйммәтле яшәргә комачаулый, – ди әти-әнисе. – Ахыргы тикшерү ачык артериаль каналның үсүе, Алмазның йөрәге артык йөкләнеш белән эшләвен күрсәтте. Кардиохирург ашыгыч операция кирәклеген белдерде – аны аяулы ысул белән, күкрәк читлеген кисмичә торып үткәрергә мөмкин. Улыбызның йөрәгендәге бозыклыкны махсус имплант – окклюдер белән ябачаклар. Операциянең үзен дәүләт бюджеты исәбенә үткәрәчәкләр, ләкин 198072 сумлык окклюдер сатып алу таләп ителә. Безгә тагын 132612 сум җыярга кирәк”.
Кашаповлар яңавыллыларның битараф калмавы һәм операция үткәрү өчен акча җыюда ярдәм итәчәгенә ышана.
Республика кардиология диспансерының йөрәк-кан тамырлары хирургы Руслан Тугызбаев (Уфа):
– Алмазга ашыгыч хирургия дәвалавы – бозыклыкны окклюдер белән эндоваскуляр ябу таләп ителә. Аяулы операциядән соң малай тиз савыгачак, нормаль үсә башлаячак.
Акча күчерү өчен сум исәбе реквизитлары: карта номеры 2202 2002 5102 5241 (Саклык банкы), Кашапова Ләйсән Рамилевна. Баланың әнисенең телефоны: 8-963-133-09-21.
Читайте нас: