ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 март 2018, 10:21

«Ә хәзер лабораториягә үтәбез»

Сабыйларга ачышлар шатлыгын танып-белергә ярдәм итә

Замана балаларының беренче сыйныфка барганда укый, исәпли, гади мисал һәм мәсьәләләр чишә белүе берсен дә таң калдырмый. 7 санлы «Кыңгырау чәчәк» балалар бакчасында арытаба киткәннәр: балалар тәрбиячеләр белән лаборатор тәҗрибәләр үткәрә. Алай гына да түгел, эскперимент уздыру алар өчен нормага әверелгән, аны монда балаларның күңелен ачу өчен түгел, ә фикерләү процессларын үстерүнең иң нәтиҗәле ысулы, сабыйларны тирә-як мохит белән таныштыру өчен мөмкинлек буларак кулланалар.
Беренче әзерлек төркемендә малайлар һәм кызларны бәрәңге турында сөйләшү вакытында очраттык. Арытаба тәрбияче Венера Ибәтуллина балаларны «лабораториягә» чакырды. Балалар эскперимент өчен кирәкле материаллар куелган өстәл янына басып, канәгатьлек белән «галимгә әверелде». Алар алдында бәрәңгедән «белмәгән нәрсәне» табу бурычы куелды.
– Балаларга «ничек?» һәм «нәрсә өчен» дигән сорауларга җавап табу ошый. Шуңа өстәп, тәҗрибә вакытында алган белем яхшырак истә кала, – ди өлкән тәрбияче Ираида Солтанәхмәтова.
Шул арада тиз генә һаваны «фәнлелек» рухы биләп алды. Колба, кечкенә шешәләр өстендә иелеп, балалар фәнни җитәкче киңәшләрен анык үтәде, җитез генә соскы, кашык белән эшләде. Һәм менә берничә манипуляциядән соң, сабыйлар бер-бер артлы савыт төбендә «ак нәрсә» – юшкын булып утырган крахмал тапты
– Мәктәпкәчә яшьтәге балалар кыяфәтләр белән фикер йөртә. Шуңа күрә, еш кына, аңлаган нәрсәләре турында сөйләп бирә алмый. Бу очракта ачыш шатлыгы белән иркен төрдә уртаклашу мөмкинлеге бирәбез, – ди өлкән тәрбияче Ираида Солтанәхмәтова.
«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эскперимент процессында интеллектуаль сыйфатларын үстерү» инновацион мәйданчыгы балалар бакчасында инде ике елдан артык эшли. Фәнни җитәкчесе – БР Мәгариф үсеше институтының мәктәпкәчә һәм мәктәп алдыннан белем бирү кафедрасы мөдире, профессор, педагогик фәннәр докторы Венера Яфаева. Инновацион мәйданчык составына балалар бакчасы мөдире Альбина Сәлахова, Ираида Солтанәхмәтова, педагог-психолог Гүзәлия Вәлимөхәммәтова, тәрбиячеләр Әнисә Хөсәенова, Венера Ибәтуллина, Мәүҗидә Мөхәммәтшина керә.
– Төркемнәрдә тәҗрибә, күзәтү, экспериментлар үткәрү өчен яхшы шартлар тудырылган, – дип дәвам итә сүзен өлкән тәрбияче. – Педагоглар үзәкне схема, таблица, тәҗрибәләр үткәрү алгоритмлы модель, атлас, табигый материал һ.б. белән тулыландырган.
Ираида Солтанәхмәтова әйтүенчә, ата-аналар белән эшләү мөһим роль уйный. Әти- әниләр бар нәрсәдән хәбәрдар, шул исәптән фәнни эштән дә, алар үзләре дә йорт шартларында эскперимент үткәрә. Шундыйлар исәбендә – «Магнит һәм аның сыйфатлары», «Сабын куыклары», «Шар кабарт», «Пизан башнясы», «Сабын сыйфатлары» һ.б.
Читайте нас: