ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 март 2018, 10:04

Кемерово, без синең белән!

Яңавыллылар янгында һәлак булганнарны искә алды

Илдә 28 мартта Кемеровода «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгында һәлак булганнар буенча гомум дәүләт матәм игълан ителде. Һәлак булганнарны тоташ ил буенча хөрмәтләп искә алдылар, яңавыллылар да читтә калмады. Көндез Ленин һәйкәле янында «Кемерово, мы с тобой» плакаты (1 санлы мәктәп укучылары Урал Имаев һәм Ренат Минһаҗев оештырган), балалар уенчыклары барлыкка килде.
Кич район һәм шәһәр халкы Хәрби һәм Хезмәт Даны Монументы янында җыелды. Йөзләгән кеше һәлак булганнарны искә алу билгесе итеп, берьюлы һавага ак шарлар очыру өчен килгән. Чара тиз генә эш тәмамланмады, кешеләр мәйданга икенче, өченче агымбулып килде. Акцияне оештыручыларны тапмадык, оран социаль челтәрләр һәм мессенджерларда салынган, эләктереп алынган һәм яңавыллыларга таратылган.
Әйткәндәй, һәлак булганнарны район авылларында да искә алганнар. Сандугач авылында, мисалга, шулай ук һавага ак шарлар очырганнар, ә Шүдиктә һәйкәл янында шәм кабызганнар, күпләр уенчык алып килгән.
Читайте нас: