ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 апрель 2018, 13:29

«Сугым» кагыйдәләре

Ит махсус тәгаенләнгән урыннарда сатылырга тиеш

Россельхознадзорның БР буенча Идарәсе 2014 елның 1 маеннан ил территориясендә Таможня союзының «Ит һәм ит продукциясе хәвефсезлеге турында» Техник регламенты көченә керү белән ит эшкәртү предприятиеләре, сугым пунктлары яки мәйданчыкларында чалынмаган авыл хуҗалыгы маллары ите белән эш итү тыела.
Бу таләпләр авыл хуҗалыгы хайваннары (шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалык) хуҗаларына, малын арытаба сату өчен бу максаттан махсус тәгаенләнгән урыннарда гына чалырга күрсәтмә бирә.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан чалу предприятиеләре, чалу һәм хайваннарны беренчел эшкәртүгә карата таләпләр расланган. Объектларда хәвефсез азык-төлек һәм азык-төлек булмаган продукция җитештерүне тәэмин итүгә юнәлтелгән гигиена һәм ветеринария-санитария таләпләре үтәлергә тиеш.
Шул ук вакытта югарыда билгеләнгән таләпләр йогынтысы гражданнар йорт шартларында җитештергән, шәхси куллану өчен генә тәгаенләнгән сугым продуктлары һәм ит продукциясенә кагылмый.
Ветеринария өчен бердәм мәгълүмат мохите булдыру, биологик һәм азык-төлек хәвефсезлеген арттыру максатында агымдагы елның 1 июленнән ветеринария озату документлары «Меркурий» автоматлаштырылган системасында гамәлгә ашырылачак. Анда теркәлү ит һәм аның продукциясенең барлык тәэминатчылары өчен зарурига әвереләчәк, товарның барлыкка килүе, аның сыйфаты һәм санитария таләпләренә тиңдәшлелеген күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Байтак шәхси-ярдәмче хуҗалык ияләре, чалу пунктлары булмыйча торып, малын шәхси ихатада чала һәм сата, кайберләре, үзе һәм сатып алучыларны куркыныч астына куеп, итне шәһәргә ветеринария документларыннан тыш алып чыга. Бу зур проблема, аңа каршы көрәшергә кирәк. Бик аз эшкуарлар гына гына малын ит комбинаты яисә чалу пунктына алып килә. Чалуны барлык норма һәм кагыйдәләргә ярашлы үткәрү беренче чиратта ит хәвефсезлеге һәм сыйфаты, аның сакланышына йогынты ясый.
А. Зарипов,
эчке ветеринария күзәтчелеге дәүләт инспекторы.
Читайте нас: