ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 апрель 2018, 16:40

Зур сөю һәм хөрмәт

Бүген – Хәйрия көне билгеләнә

Резидә Дәүләтованың тынгысыз холкы һәм иҗади табигатен белеп (ул педагогик хезмәт һәм пионерлар хәрәкәте ветераны, БРның мәгариф алдынгысы), асаудыбашлыларның аның актив тормыш рәвеше турында сөйләвенә һич хәйран калмадым.
Төрле чараларда катнаша, моңа өстәп, аларның кайберсенә иганәче була. Резидә Рәмис кызының гомере буе туган авылы иминлеге хакына эшләгән өлкән яшьтәгеләргә күңел җылысы белән уртаклашуы турында белү күңелгә ятышлы. Ул алар янына еш йөри һәм буш кул белән түгел. Бәйрәмнәрдә өлкәннәргә бүләк, азык-төлек, үз умарталыгыннан бал алып бара. Көндәлек ихтыяҗ товарлары кибетендә (аны әтисе үлгәннән соң өч ел элек, әнисенә кайгыдан бераз булса да арынырга ярдәм итү теләге белән, улы Илмир ачарга карар иткән) һәрвакыт сатып алучылар бар. Героебызның янә иҗади башлангычы сизелә: бер почмакта буккроссинг (кеше, китапны укып, аны башка, очраклы шәхес таба һәм укый алсын өчен, җәмәгать урынында калдыра - ред.) оештырган.
Резидә Дәүләтова һич кул кушырып утырмый. Ачыклануынча, биредә туып-үскәннәр авылның тарихы турында китапны басмага әзерли. Аның кайбер бүлекләрен Резидә Рәмис кызы яза.
Читайте нас: