ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 апрель 2018, 16:23

«Яшәү – Ватанга хезмәт итү!»

Район китапханәсендә Батырлык сәгате үтте

Бу көннәрдә, ил һәм республикада хәрби комиссариатларның 100 еллыгына багышланган төрле чаралар үткәндә, район үзәк китапханәсендә дә Батырлык дәресе оештырылды. Ул «Яшәү – Ватанга хезмәт итү!» дип аталды. 4 санлы мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары – кунак, ә урындагы хәрби комиссариат хезмәткәрләре Әнәс Локманов, Данил Шәйдуллин һәм Рөстәм Галимов тантана хуҗасы булды. Мактаулы кунаклар арасында Әфганстанда һәлак булган лейтенант Игорь Дәүләтшин һәм Чечняда башын салган рядовой Айрат Әхмәдишинның әниләре Люция Дәүләтшина һәм Рәүфә Әхмәдишина бар иде. Ике герой да үлгәннән соң орден кавалеры булган (Игорь Накыйф улы – Кызыл Йолдыз, Айрат Нәгыйм улы – Батырлык). Аларның кыюлыгы турында сөйләп, хәтта очрашуга чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең тавышы үзгәрде. Егетләр һәм кызлар, кыймылдарга да базнат итмичә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Чернобыль АЭСы һ.б. фаҗигане бетерүчеләр турында тарихларны кызыксыну белән тыңлады. Балаларга шулай ук ил һәм район хәрби комиссариатларының 100 еллык «хәрби юлы», нәкъ хәрби комиссариатларның җәмгыять һәм Кораллы көчләр арасында бәйләүче звено булуы, армиянең алардан башлануын җиткерделәр.
Читайте нас: