ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 апрель 2018, 16:50

Чисталык һәм тәртип булдыручы

яки Людмила Сухихның «вакытлыча» эштә озакка калуы турында

Көннән-көн тыйнак кына, башкаларга сиздермичә тормышны чистарак, ямьлерәк һәм матуррак итүче кешеләр бар арабызда. Бәлки, барысы да аларның хезмәтенә игътибар бирми һәм лаеклы бәяләми, әмма аның әһәмияте бәяләп бетергесез. Людмила Сухих – шундыйлардан берсе. Ул гасырның өчтән бер өлешен ТКХ системасында эшли. Шушы еллар буе күп фатирлы йорт подъездларында чисталык һәм тәртип булдыра. Бүген аның «карамагында» унбер подъезд. Людмила вакыты белән тузанлы эшен ярата, югыйсә анда озак тоткарланмас иде. Җыештыручы һөнәре турында ул, әлбәттә инде, балачак тан хыялланмаган. Мәктәптән соң техникум тәмамлаган, нефтьчеләр ОРСында пешекче булган. Кияүгә чыгып, балалары тугач, уңайлырак графиклы эш эзләргә карар иткән. ТКХда
тапкан. Вакытлыча, дип уйлаган. Ләкин, кем әйтмешли, вакытлычага караганда, даимирәк бер нәрсә юк. Балалары күптән үссә дә, хәзер инде оныклары булса да, тоткарланган. Бүген Людмила Поликарповнаның мөһим мәшәкате бар – инде берничә ел авыру әнисен карый. Ә быел аның юбилейлы елы – 55 яше тулачак, һәм инде хаклы ял турында уйларга мөмкин. Эшен сагыначакмы? Әлбәттә, чөнки шул еллар эчендә йортта яшәүчеләр белән туганлашып беткән һәм хезмәттләшләрен
эчкерсез хөрмәт итә. Холкы буенча киң күңелле, хәстәрлекле, барысы белән уртак тел таба белә. Аның эш сыйфатына дәгъва белдерелгән очрак булмаган. Подъезд һәм ишек алдында һәрвакыт чиста, аны хөрмәт итеп, яшәүчеләр дә чүпләмәскә һәм пычратмаска тырыша. Алар аны сагыначак. Хезмәттәшләре дә. Җыештыручы эшен башкарган, ләкин үзләре тартынган кешеләр бар, шуңа күрә һөнәр турында сөйләмәскә тырышалар. Ә Людмила Поликарповна эшеннән кыенсынмый, аны
лаеклы күрә, тирә-яктагыларга файда китергән һәр хезмәт ихтирамга лаек, дип исәпли.
Читайте нас: