ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 апрель 2018, 11:56

Кечкенә саксызлык – зур бәлагә китерә

Ел саен БР территориясендә балаларның ут белән шаяруы сәбәпле янгыннар булып тора. Хөрмәтле ата-аналар, тәрбиячеләр, преподавательләр! Бәла булмасын өчен барыбыз да нарасыйларның кулына шырпы тотмавын күзәтеп торырга тиеш. Балага электр җылыткыч приборлары, газ плитәләреннән үзаллы куллануга юл куярга ярамый.
Сабыегыз бар икән, аны беркайчан да өйдә үзен генә калдырмагыз! Өстәвенә, газ кабызылган булса, мич ягылса, телевизор яки башка электр приборы эшләсә. Начар гадәт үрнәге күрсәтмәгез: алар янында тәмәке тартмагыз, төпчеген теләсә кайда ташламагыз, бинаны яктырту өчен кәгазь яндырмагыз.
Шырпыны балалар алмаслык урында саклагыз. Бернинди очракта да бозык яки кулдан ясалган электр приборын өйдә тотмагыз. Исегезгә төшерәбез: кечкенә саксызлык зур бәлага китерергә мөмкин.
Фаҗигале очраклар түбәндәгене ачык исбатлый: балаларның янгында һәлак булуының төп сәбәбе аларның критик хәлдә эш итә белмәвендә.
Янгын вакытында кечкенә бала аңында ачыкланып җитмәгән инстинкт эшли башлый: ул нәрсәгә булса да кысрыкланырга, кайдадыр яшеренергә, ялган сыену урыны эзли – карават, өстәл астында һ.б. Ул нәкъ шундый урыннарда бәлагә тарый да. Балага янгын вактында нәрсә эшләргә кирәклеген зарури өйрәтегез, эвакуацияләү өчен мөмкин булган чыгу юлларын күрсәтегез. Янгында паникага бирелмәскә һәм качмаска өйрәтегез.
Өйдә – ата-аналар, балалар бакчасында – тәрбиячеләр, ә мәктәптә – укытучылар, барыбыз да баланың янгын хәвефсезлеген тайпылышсыз үтәвен тәэмин итәргә, янгынга каршы режимны катгый башкарырга, фаҗигагә китерергә мөмкин сәбәпләрне ашыгыч рәвештә бетерергә тиеш.
Янгыннан курку хисен сабыйда кече яшьтән тәрбияләргә кирәк. Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү һәркемнең гадәтенә әверелсен иде.
Р. Хәмәдуллин.
Читайте нас: