ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 апрель 2018, 17:30

Осталарны исәпләмичә, «көймәдә» өчәү

КВНда биш команда катнашты, икесе – конкурстан тыш

Ике сәгать юмор, мәзәкләр, позитив – җомга көнне кич Яшьләр сараена көлке кичәсенә килүчеләрне менә нәрсә көтте. КВН фестивалендә эшләүче яшьләр арасында биш команда – «Свои секреты» (ПНИ), «Киндервуман» (шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең җыелма командасы), «Шумная семья» (101 санлы һөнәри лицей), «Бонус» (4 санлы мәктәп) һәм «КВАНТ» (гимназия). Соңгы икесе конкурстан тыш уйнады.
«Ни пуха ни пера» сүзләре белән алып баручы Айдар Исламов уенны башлап җибәрде, катнашучылар да, тамашачылар да, барысы да юмор дулкынына әзерләнде.
Командалар өч конкурста ярышты: «Визит карточкасы», «Разминка», «Өй эше».
Җирәбә салу нәтиҗәсе буенча беренче булып «Свои секреты» командасы Гаилә темасына шаяртырга һәм тамашачы күңелен ачарга тиеш иде. Бу бурычны уенчыларның үтәп кенә калмавын әйтергә кирәк – залда утыручылар аларның «визитка»сын бик яратып кабул итте.
Икенче булып «Киндервуман» командасы чыгыш ясады. Артистлылык талантының югары дәрәҗәсәе, номерлар шомалыгы – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең чыгышы шуның белән истә калды.
Прогресстан «Шумная семья»ны булачак эретеп ябыштыручылар, механизаторлар, кыручылар тәкъдим итте. Командада катнашучылар, сүз уңае, составы буенча иң яше, алар тәүдә үк ел темасын киң гәүдәләндерде һәм чыгышлары аның белән үрелеп барды.
Арытаба тәҗрибәле һәм тамашачыга яхшы таныш «Бонус» һәм «КВАНТ» командаларына алкышладылар.
«Разминка»да командалар Салават Кашапов рәислегендәге жюри әгъзаларыннан сорауларына җавап бирде. Бу бирем җиңелдән булмады. Барысы да иркен импровизацияли алмады, ләкин зал һәр команданы яклады.
Чират финал конкурсы – «Өй эше»нә җитте, һәм монда Яшьләр сарае сәхнәсе маскарад, актерлык уены, шаярулар һәм күләмле гамәлләр өчен мәйданчыкка әверелде! Командалар шаяруларда көндәлек тормыштагы шатлык-авырлыклар проблемаларын урап узмады, алардан көлде. Кызык вакыйгаларсыз да булмады. Командаларның берсенең дәрт кызуында «өй эшен» инде беренче конкурс кысаларында күрсәтүе ачыкланды... Көярманнар бу яңалыкны елмаю һәм көчле алкышлар белән кабул итте. Иң авыры, мөгаен, жюрига туры килгәндер.
Беренче урынга «Киндервуман» командасы чыкты, икенчедә «Свои секреты» командасы һәм өченчедә «Шумная семья». Иң яхшы хатын-кыз роле Ләйсән Мәкъсүтовада («КВАНТ» ), иң яхшы ир-егет роле – Тимур Ялаловта («Бонус»), «Иң яхшы мәзәк» номинациясендә «Шумная семья»
Читайте нас: