ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+18 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 Май 2018, 10:37

Хатларга күзәтү

Ә күңел сөйләргә омтыла...

Яхшы һәм бик үк түгел иҗтимагый һәм шәхси сыйфатлы хатлар, шылтыратулар, хәбәрләр алуны дәвам итәбез. Бүгенге күзәтүдә – апрель һәм май дәвамында яңавыллылар тормышында булган вакыйгалар сөйләнгән хатларның бер өлеше. Гәзит, хөрмәтле укучылар, сезнең өчен яши һәм яза, бу планда файдалы булуыбызга без бик шат.
«Кешелек тормышының билгеләнеше нәрсәдә?»
Р. Гәрәев исемендәге мәктәптә үткән түгәрәк өстәл турында мәктәп директоры урынбасары Рина Канифова яза. «Чарага мактаулы гражданнар, хезмәт ветераннары, сугыш балалары Зөһрә һәм Рәшит Гаффаровлар, Луиза Гыйниятуллина, Татьяна Садыкина, Вера Капитанова чакырылган иде. Аларның һәрберсе тормышта яшь кешенең нинди максатка ирешергә тиеш дигән тәгълимат белән чыгыш ясады. Тәкъдим ителгән концепцияләрне балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү бүлеге белгечләре, район мәктәпләре психологлары тулыландырды. 1 санлы мәктәп психологы Гөлшат Галиева тренинг үткәрде. Нәтиҗәдә, укуда уңышларга ирешүнең – каршылыкларга карамыйча, чын ирешә алырлык максат булуы, даими алга омтылу буенча теория барысыннан да ныграк исләрендә калуы ачыкланды ».
Кичә генә булган сыман...
Сандугач авылыннан гәзит укучы Фаягөл Рәхимовага кулына каләм алырга әһәмиятле вакыйга мәҗбүр иткән – аның яраткан артистлары Фидан Гаффаров һәм Нурия Ирсаеваның иҗат кичәсе.
70нче еллар уртасында шушы танылган артистларның Балтач районына туган авылым Көмьязыга килгәне истә. Аларның чыгышына кем булдыра алды, барысы да килде. Фидан һәм Нурия спектакльдән өзекләр күрсәтте, парлап һәм аерым җырлар башкарды. Тамашачылар сызгырды һәм: «Әфарин!», – дип кычкырды». Фидан шул вакытта: Шауламагыз, без сезнең белән әле кичкә дә калабыз, рәхәтләнеп биербез», –диде. Без инде, әлбәттә ышанмадык. Калдылар бит! Һәм чын күңелдән алар белән биедек!» – ди хат авторы.
Стелалар – мәдәният дәрәҗәсе индикаторы кебек
Туган якны данлаучы шагыйрь-якташларыбыз шигырьләреннән юллар белән стендлар торышы Яңавылдан Мәдинә Сәхапованы борчый. «Район юллары буенча еш йөрергә туры килә, – дип яза ул. – Автобус тәрәзәсеннән сулга, уңга карыйсың. Ләкин соңгы елларда, плакат-стелаларны күреп, кәеф кенә кырыла: язулары кырылган, тутыккан, саргайган... Туган якны данлаучы бу дулкынландыргыч язулар, Яңавылны бизәп тора иде. Аларда күпме мәгънә, якташларына мөрәҗәгать итеп, бу юлларны язучыларга һәм аларны плакат өчен сайлаучыларга рәхмәт. Кызыклы, җаваплы оешмалар аларга нигә игътибар итми икән?
Яшьлекне озайттылар
Безнең даими гәзит укучы Назиф Баянов монысында гәзит аша гәзит журналистларына һәм район үзәк дәваханәсе табибларына шофер таныклыгын алыштыру уңаеннан рәхмәт белдерергә карар иткән. «Апрельдә таныклыкның гамәлдә булу вакыты чыкты, дип яза ул. – Ләкин яшем сәбәпле (миңа 80 тула), табиблык комиссиясе баш тартыр дигән курку бар иде. Ләкин Аллаһның рәхмәте, 27 марттагы «Безнең белешмә» рубрикасында «Яшь комачау түгел» мәкаләсе бастырылды, һәм тулы ышаныч белән документларны җыеп, медицина комиссиясе үтә башладым. Миңа машина рулен тагын 10 елга ышанып тапшырган һәм рухи көч өстәгән табиблар, комиссия әгъзаларына чын күңелдән рәхмәт белдерәсе килә. Ышаныч биргән гәзиткә дә рәхмәт.
«Ислам нигезләрен өйрәнәбез»
Альбина Нуруллина «Иман» мәчетендә якшәмбе мәктәбенең уку елына нәтиҗә ясый. «Ел дәвамында мөгаллимә Мөнҗия Әхиярова белән без – балалар да, өлкәннәр дә – ислам нигезләрен, гарәп телен өйрәндек, сүрәләр ятладык. Әдәпле, инсафлы Мөнҗия Мәүҗи кызы шәхсән һәрберебез белән эшләде, шул ук вакытта барысыннан да бер ишле гаилә ясады. Чәй мәҗлесенә җыеп, һәр диндарның фикерен хөрмәт итәргә, бер-береңне ишетергә һәм үзебез ишетелгән булырга өйрәтте. Мәчеттә һәрвакыт ут балкыр һәм аның ишеге һәркем өчен ачык булыр, дип ышанабыз».
Ата-бабалар хәтерен хөрмәтли
Ямъядылыларның зират территориясендә өмә үткәрергә карар итүе турында Орловка авылында яшәүче Таһир Адиев хәбәр итә. «Бүген Ямъядыда ике кеше яши, ләкин анда туып-үскәннәр кече Ватанын онытмый, ата-бабаларыбыз хәтерен хөрмәтли, – дип яза автор. – Менә быел да кырыкка якын кеше җыелды, күпләре гаиләсе белән иде. Чүп-чарны Марсель Исламов үз транспортында чыгарды. Биш сәгать дәвамында зиратта гына түгел, тоташ чиктәш территориядә дә тәртип булдырдылар. Киләчәктә зират киртәсен ремонтларга планлаштырдык.
Шушы изге эштә катнашкан барысына да рәхмәтлебез. Бу йола онытылмас, дип ышанабыз».
Хатлар бүлеге.
Читайте нас: