ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 Май 2018, 17:41

Теплицадан – клумбаларга

Яңавылда чәчәкләр утырта башладылар

Бу атнада табигать кояш һәм җылы белән шатландыра. Шуның белән беррәттән шәһәр көннән-көн матурлана. Агачлар ниһаять яшелләнде, шәһәр клумбаларында, вазоннарда чәчәкләр барлыкка килә башлады. «ЯнаулБлагоустройство» ширкәтенең яшелләндерүчеләр бригадасы иртәдән кичкә кадәр тир түгә – соңлаган яз аларның эшен катлауландырды: барысын да тиз арада утыртырга туры килә.
– Вак-төягенә кадәр башкарабыз. Тәүдә барыбыз бергә рәсемнәрен, теге яки бу клумбаны нинди чәчәкләр бизәячәге турында киңәшләшәбез. Үсемлекләрне чәчәк ату вакыты буенча гына түгел, ә салкынга чыдамлылык, туфрак дымлылыгы таләпләре һәм башка факторлар буенча сайлау мөһим, – дип эш нечкәлекләре белән уртаклаша мастер Айгөл Әюпова.
Бригадада, аның сүзләре буенча, тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли. Алар Луиза Кәлимуллина, Любовь Садиәхмәтова, Илмира Әхмәтҗанова. Күптән түгел тату коллективка Резеда Локманова да кушылган. Алар үз эшен ярата. Югыйсә ничек?! Чәчәкләр белән башкача ярамый да.
Читайте нас: