ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 Май 2018, 16:17

Һәркайда матурлык булырга тиеш

Бүген – Русиядә эретеп-ябыштыручылар көне

ТКХИның авария бригадасын чираттагы заявка буенча чыкканда очраттык – «ГАЗель» машинасы Азин урамы, 42 санлы йорт ихатасында тора иде. Биредә алар подвалда вентиль торбасын алыштырган. Чыгулары планга ярашлы, шуңа күрә бригаданың эретеп-ябыштыручысы аралашу өчен берничә минут тапты. Танышабыз: Булат Хәбибов – бригадада иң яше, биредә унынчы ел эшли, УПКда белгечлек алган.
– Шәһәрнең күп фатирлы йортларын хезмәтләндерәбез, нәтиҗәдән бөтен халык канәгать калсын өчен тырышабыз, шикаятьләр алмыйбыз, – дип сөйли Булат. Сүз уңае, Б. Хәбибовның сыйфатлы эшен ТКХИ мастеры Фирдус Йосыпов та билгели.
– Эш ошый, шуңа өстәп соңгы елларда аны яңа техника җиңеләйтә, – дип дәвам итә сүзен Булат. – Менә, мисалга, карбидтан ацетилен алу өчен элек үзебез белән генератор йөртә идек, тавышлы һәм исе дә нык, ә хәзер – ацетилен баллон. Элек торбаларны – газ горелкасы , ә хәзер «болгарка» белән кисәбез. Тизрәк һәм тигезрәк килеп чыга.
Слесарь һәм эретеп-ябыштыручыларның күп төрле җайланмалары барлыкка килсә дә, ТКХИ авариячеләренең эшендә иң мөһиме – кулның алтын булуы. Булат Хәбибов билгеләвенчә «кешеләр яхшырак яшәгән саен, эш тә арта: хәзер торбалар теләсә ничек түгел, ә матур күренергә тиеш».
Читайте нас: