ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июнь 2018, 12:20

«Өстән яхшы күренә»

4 июнь – Кран машинистлары көне

«Бер яктан, техника, механика – ир-егет эше. Икенче яктан, алар өчен кранчы һөнәре – бик җиңел. Сабырлыклары да җитми. Шулай булгач, бу хатын-кыз эше», – дип, елмаеп, үз фикере белән уртаклаша Зинаида Голикова. Бу сүзләр, гомумән алганда, гамәлдә дә раслана. Сеңлесе Зөлфия Белобородова да безнең герой белән бергә эшли.
Зинаида Рәхимҗан кызы инде лаеклы ялда булырга (әйткәндәй, кранчыларның тиешле еллар эшләгәне өчен вакытыннан алда хаклы ялга чыгарга хокукы бар ), оныкаларын , ә алар уллары Владислав һәм Павелдан дүртәү, карарга ярдәм итәргә тиеш. Чынында, ул пенсиягә чыккан, һәм хәтта өч ел хаклы ялда булган. Ләкин элекке эше урыны – 215 санлы ПМСтан шылтыратканнар. Героебыз тануынча, пенсиядә аңа ошамаган. Эшкә йөргәндә, «иртән торып, чыгып китәсең, иркәләнергә туры килми». Ә гомерлек эшен, хезмәттәшләрен кыска ял вакытында ул шактый сагынырга өлгергән.
Зинаида беренче тапкыр кран күргәч, таң калган. Үсмер кыз чагыннан ук кранчы булачагын карар иткән. Нәтиҗәдә, Казахстанда өч ел укыган. Шунда ук озак вакыт эшләгән дә.
– Шулай беренче тапкыр кранга менә башладым, – дип искә ала Зинаида Рәхимҗан кызы. – Машинамны узып киткәнмен, чөнки баскычтан күтәрелгән вакытта аска да, өскә дә карамаска тырыштым. Ә кабинада кранчы миннән көлеп утыра икән...
Гомумән әйткәндә, кранчы һөнәре, кемдер уйлаган кебек, бик үк гади түгел. Һәм ул хәвеф-хәтәр, өстәвенә, тормыш өчен тәвәккәллек белән бәйле. З. Голикова сүзләре буенча, аның хезмәт юлында да (мөгаен, бу котылгысыз) «төрлесе очраган: җил дә бер яктан икенче якка йөрткән, вагонын да изгәннәр, бәхеткә каршы, корбаннар булмаган». Кранчыга җилсез дә «күңелле»:
– Кайчакта шулкадәр арыйсың, эшне тәмамлап аска төшкәч, күздән яшьләр чыга – ниһаять! Аякларны сизмисең, мендәр өстеннән барган кебек. Зинаида Рәхимҗан кызы эшнең җаен белә – алдынгылар исәбендә булган, берничә смена, көндез дә, төнлә дә эшләгән. Әйткәндәй, ирексездән күп кызыклы нәрсәләргә төшенгән. Шәһәр Советы депутаты итеп сайланган.
Җәй көне ире Александр Петрович белән үзенчәлекле датасы бар – бергә гомер итүләренә 40 ел. Тату гаиләгә «ерактан җыелырга» туры килмәячәк – кече уллары алар белән бергә яши, ә өлкәне ... каршыдагы йортта!
Читайте нас: