ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июнь 2018, 10:17

Суга батудан коткарган

Руслан кеше гомерен саклап калган

Бәйрәм яллары алдыннан Ирдуган авылында чак кына фаҗига булмаган. Өлкән яшьтәге ханым нәкъ авыл уртасындагы кечкенә күлдә бата башлаган. Бәхеткә, янәшәдән машинада нефтьчеләр технологик операция башкару өчен скважиналар берләшмәсенә китеп барган. «Башнефть-Добыча» ширкәтенең Краснохолмский нефть һәм газ чыгару буенча 2 санлы цех операторы Руслан Имаев, суга батучы ханымны күреп, шундук суга ташланган. Әбине судан чыгарып, алар хезмәттәше белән авыл фельдшерын чакырта, ләкин аның хәле авыр булып чыга. Ашыгыч ярдәмгә шылтыратырга туры килә. Хатын-кыз реанимациягә урнаштырыла һәм аны коткару өчен барлык чаралар күрелә. Каза күрүче район үзәк дәваханәнең терапия бүлегенә күчерелгән, инде хәле уртача дип бәяләнә.
Табиблар сүзе буенча, ханым гипертония белән исәптә торган, баш миендә кан әйләнеше бозылуын кичергән. Еш кына башы әйләнгән. Аның йортыннан ерак булмаган күлгә ул сәламәтлек торышы начарлану сәбәпле егылгандыр, күрәсең. Медицина хезмәткәрләре аның артериаль кан басымы югары булуын теркәгән. Ә коткаручыга килгәндә исә, Руслан – һөнәре буенча физкультура укытучысы, сигез ел Эткенә авылы мәктәбендә эшләгән. Ә ун ел элек һөнәрен нефтьчегә алыштырган. Аны җаваплы хезмәткәр һәм ышанычлы кеше буларак бәялиләр. Табигате буенча тыйнак Руслан үзенең гамәлен батырлык дип исәпләми. Эшләргә тиеш нәрсәне башкардым, ди. «Минем урындагы һәркем нәкъ шулай эшләр иде, зинһар, миннән герой ясамагыз» – диде.
Читайте нас: