ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 июнь 2018, 17:50

Чын күңелдән ясалган

Альбина Насыртдинова кәгазьдән үрү белән мавыга

Бухгалтер һөнәрендә романтика бармы? Мөгаен, юк, чөнки тоташ көннәр буе саннар белән эшләргә туры килә – бик үк мавыктыргыч шөгыль түгел. Шулай да аны яратырга һәм эшеңне югары һөнәрманлык белән башкарырга мөмкин. Ә иҗат һәм фантазияне башка урында, мисалга, «Тепловодоснабжение» ширкәтенең баш бухгалтеры Альбина Насыртдинова кебек, мавыгуларда гамәлгә ашырып була.
Ул кул эшләре белән мавыга. Балачактан макраме белән шөгыльләнгән, ыргак һәм энә белән бәйләгән, йоннан картиналар ясаган. Ләкин кайчандыр үрә башлаячагы турында уйлап та карамаган. Кәгазь көпшәдән әйберләр күргәч, аларга гашыйк булган. Үткән елда ук, Альбина Радик кызы эшләгән предприятиегә баргач, үрелгән чыршы күрдем. Кызыксынуымны сизеп, чын рус самавырын да күрсәттеләр. Мин бик үк игътибар белән тыңламаганмын, күрәсең, ул талдан үрелгән, дип уйлап, кайтып киттем. Кәгазьдән шундый могҗиза ясарга мөмкин дип, уйлап та карамадым. Була икән. Гәзит кәгазеннән көпшәләп үрүнең тоташ технологиясе бар. Шундый иҗади эш байтак вакытны ала, кәгазь көпшәләрдән матур тартма, ваза, тартмачык, кашпо, төрле терәкләр үрергә мөмкин. Альбина Радик кызының «кулдан ясалган могҗизалары» да төрле үзенчәлекле әйберләр белән тулыланып тора. Самавырга чәйнек, тәлинкәсе белән чәшкеләр, икмәк савыты, поднос, ваза, тартмачыклар һ.б. бар. Ләкин байтак өлеше якыннары һәм танышларына бүләк сыйфатында таратылган.
Көпшәләр гәзит яки кәгазьдән ясала, алар бөтерелә һәм җилем яки лак белән эшкәртелә. Көпшәләрне артык киптермәү мөһим, югыйсә, үреп булмаячак. Аларны төрле төскә буярга, таш, чәчәк һ.б. белән бизәргә мөмкин. Нәтиҗәдә күз явын алырлык нәрсә килеп чыга. Мавыгуында Альбина Радик кызын әнисе Нәзия Шәеховна, ире Әдип Рәзиф улы, кызы Диана һәм улы Шамил хуплый. Аларның үз мавыгулары да бар. Мисалга, әнисе бәйли, ире столярлык итә, кызы бии, улы спорт белән шөгыльләнә. Кыскасы, Насыртдиновлар гаиләсендә ямансулап утыру кабул ителмәгән.
Читайте нас: