ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июль 2018, 16:15

Сөю яки акча?

Уйларга уелып

Акча һәм дан кешене боза – бу хакыйкать диярлек. Аксакаллар, власть һәм байлык белән сынауга бик азлар чыдый, дип раслый. Алар да кайвакыт хаталана икән. Америкада бер холдинг компаниясенең башкарма директоры Уоррен Баффетның тарихы моңа дәлил. Ул дөньяның иң бай кешеләре бишлегенә керә – милке 72,7 миллиард долларга исәпләнә. 2010 елда Баффет милкенең яртысыннан күбрәге яки 37 миллиард доллар чамасын берничә хәйрия фондына бушлай тапшыру турында игълан итә. 85 яшьлек эшкуарның мирасына ярашлы, аның байлыгының 99%ы хәйриягә барырга тиеш. Дөньяви бизнес-алдынгыларны хәйриягә керемнәренең яртысыннан күбрәген сарыф итәчәкләре турында йөкләмәгә кул куюга өндәп, 2010 елда тиңдәшсез башлангыч белән чыгыш ясаган.
Баффетның кайбер сүзләре мине әсир итте. Мисалга, «Уңыш – ул сезне кешеләр ярату. Беләсезме, бездә Омахада холокостны кичергән бер борынгы поляк хатыны бар. Халык аны яшергән, ашаткан, хәстәрлек күргән, яклаган, гомере янау астына куйганга күрә, ул исән калган. Аны яратканга шулай эшләгәннәр. Кешеләрнең сезне яратуы – тормышыгызда иң зур уңыш». Яки: «Исегездә тотыгыз – бу көн кире кайтмаячак»; «Репутацияне булдыру өчен егерме минут, һәм аны таркату өчен биш минут таләп ителә. Бу хакта уйласагыз, эшкә башкача мөнәсәбәттә булачаксыз».
Уйлап карагыз: әгәр барлык миллиардерлар Баффет кебек фикердә икән, ул вакытта дөнья кырыс һәм рәхимсез булудан тукталачак. Яки, кеше сөюе, акча һәм данга караганда, күпкә мөһимрәк икәнлеге турында хәкыйкатькә ирешү өчен, 72 миллиардлык милкең булу һәм 85 яшькә җитү кирәкме? Бәлки. Чөнки миллионлык милке булганнар бөтенләй башка, үзләре турында гади кешеләрнең нәрсә уйлавы алар өчен мөһим түгел. Аеруча аена 10-15 мең сум кереме булганнарның ничек яшәве. Бәлки, безнең Русия миллионерлары миллиардер булуы һәм тормышта иң мөһиме – бөтенләй акча түгеллеген аңлавын теләргә.
Читайте нас: