ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июль 2018, 12:58

Район күләмендәге әһәмиятле акция

Чираттагы экологик өмәдә яңавыллылар чүп үләннәре белән көрәште

6 июльдә районда торак пунктлар территориясен чүп үләннәреннән чистарту һәм төзекләндерү буенча экологик акция үтте. Предприятие һәм учреждениеләр арасында участоклар алдан бүленде. Өмәгә чыгучылар нигездә чүп үләннәрен чабу белән шөгыльләнде.
Мисалга, район хакимияте хезмәткәрләре Кояшлы урамында җыештырды – үләнне чапты, чүп-чар җыйды. Шәһәр биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре Ходайбирдин урамында сүтелгән йорт урынын тәртипкә китерде. Станция урамы, 33 һәм 34, Җиңү урамы, 63 һәм Якутов урамындагы сүтелгән йортлар урынында шундый ук эш башкарылды. Урап узу урамы буенча каен «посадкасы»ның тоташ мәйданы
чистарып калды.
Авыл биләмәләрендә дә өмә актив үтте. Мисалга, Орловка һәм Ваядыда парк территориясе тәртипкә китерелгән, Истәктә авылга кергән урында юл буе чабылган, Мәсәгут авыл биләмәсендә хуҗасыз йортлар территориясен чистарту буенча эш үткәрелгән, Яңа Уртавылда һәйкәл территориясе чистартылган һәм авыл урамнарының юл читләре чабылган.
Читайте нас: