ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 июль 2018, 13:16

Григорич белән балык каптырганда

Балыкчы көне булып үтте

– Таяк алып, аңа калкавыч белән кармак җебе эләктереп, буа ярына утырсаң, үзеңне горур рәвештә «балыкчы» дияргә мөмкин, дип уйлый кайберәүләр, – дип елмаеп сөйли яңавыллы, әлеге кәсеп нечкәлекләре белән балачактан таныш Иван Федин. – Ләкин бу эштә бөтен нәрсә гади түгел. Балык каптыруда хәтта вак-төяк юк. Дөресрәге, ул сиңа уңыш тәэмин итүче нәрсә.
Иван Григорьевич (балыкчы дуслары арасында «Григорич») сулык ярларына бергәләп чыгуның озак елларында үзе кебек үк хирыс балык каптыручылар белән дуслашуы турында сөйли. Бу эштә күзәтүчән, хәтта тикшеренүче булырга кирәк, ди. Шундый дәрәҗәгә ирешкәннәр генә балык чиртүне һава торышы, атмосфера басымы, Ай һәм хәтта җил буенча алдан әйтә ала. Мисалга, ул көньяк-көнбатыштан искәндә, балык бик яхшы чиртә икән. Һәр хирыс балыкчы әлеге комарлы гамәлнең нәтиҗәсен арттыруның үз ысулларын уйлап чыгарырга җаен таба. «Нәтиҗә инде «стаж»га бәйле булса да, – ди Григорич.– Ешрак дүрт кеше барабыз, – дип дәвам итә ул сүзен, калкавычтан күзен дә алмыйча. – Соңгы елларда Агыйделгә йөрибез, чөнки Карман сусаклагычында да, Бүә елгасында да балык калмады диярлек. Браконьерлар ятьмә белән юкка чыгарып бетерде, - дип исәпли балыкчы.
«Балыкчы этикасы» кебек төшенчәгә килгәндә исә, ул чын балыкчыларда мәҗбүри үтәлә, - дип җаваплый Иван.
«Ә гаилә?» – дип сорыйбыз. «Хатын шөгылемне тыныч кабул итә, – дип җаваплый Григорич. – Өйдә һәрвакыт яңа гына каптырылган балык бар, туңдыргыч та
буш тормый».
Читайте нас: