ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 июль 2018, 11:03

Ул беренче була һәм тарихка керә

Нефть чыгару ветераннары 5 санлы скважинаның 65 еллыгын билгеләде

Безнең якның нефть чыгаручылары июль башында истәлекле датаны билгели: 1949 елда Башкортстанның төньяк-көнбатышында «Башвостокнефтеразведка» тресты эзләнү-разведка бораулау эшен башлый. 1953 елның 3 июлендә мастер Петр Исаев бригадасы тарафыннан Калтасы районы Надеждино авылы янында 5 санлы скважинаны сынау вакытында тәүлегенә 8 тонна дебит белән нефтьнең фонтан агымы алына. Нәкъ шул скважина Краснохолмскнефть ятмалары төркемен беренче ачучы була. Зур булмаган, ләкин нәтиҗәле һәм бер-берсеннән ерак урнашкан нефть ятмаларын сәнәгать чыгару соңрак, эреләтелгән Калтасы нефть промыселы, ә арытаба 1964 елда – «Арланнефть»тән бүленгән 1 санлы «Краснохолмскнефть» НПУ нигезендә булдырыла. Яңа идарәнең фонды 25 скважина тәшкил итә, 700әр кубометрлы ике резервуар, нефть чыгару – тәүлегенә 300әр тонна.
Бу көнне күптәнге йола буенча Краснохолмск нефть ятмалары төркеме ветераннарының 5 санлы скважинаның 65 еллыгына багышланган очрашуы үтте. «Краснохолмскнефть» идарәсенең элекке бинасы янында аларны скважинага бару өчен уңайлы автобус көтеп торды. Ә барып җитүгә ветераннарны күңелгә ятышлы сюрприз көтте: калтасылылар концерт номеры бүләк итте.
Скважина янында тантаналы митинг үтте. Чарага ике районның хакимият башлыгы килүе игътибарга лаек. Калтасы районы җитәкчесе Юрий Садыров чыгышында фидакарь хезмәте өчен ветераннарга рәхмәт белдерде. 5 санлы скважинаның республиканың төньяк-көнбатышы үсеше барышын үзгәртүен билгеләде. Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов шулай ук «кара алтын» чыгаручыларның хезмәтен ассызыклады. «Яңавылда тоташ диярлек социаль һәм торак-коммуналь инфраструктура нефтьчеләр көче белән төзелгән. Элекке елларда да, бүген дә «Башнефть» социаль җаваплылык принципларына таянып эш итә. 2012 елда нефтьчеләрдән бушлай социаль әһәмиятле 12 объект алдык. Быел Максатлы социаль программалар фонды аша Яшьләр сараен ремонтлый башлыйбыз», – дип билгеләде ул. Җыелучыларны шулай ук «Башнефть» АНК»ның ветераннар советы рәисе Николай Волочков һәм президиум әгъзасы Энгель Зәйнетдинов тәбрикләде, соңгысы тарихи-туган якны өйрәнү музеена Социалистик Хезмәт Герое Дмитрий Михайлов белән авторлыкта язылган «Башкирская нефть и ее первопроходцы» китабын бүләк итеп бирде.
Тантана Яңавылда дәвам итте. Бәйрәм табыны артында чәчләренә чал төшкән, әмма күңеле белән яшь ветераннар эш көннәренең кызыклы мизгелләрен искә алды. «Тарихта минем өчен иң кыйммәтлесе – хезмәт һәм көнкүреш шартларына зарланмыйча, буш басуда нефть чыгару объектлары төзегән, нефть ятмаларын төзекләндергән. Безнең очрашу – күңел бәйрәме һәм бер үк вакытта яшьләрдә кешеләргә карата ихтирам булдырырга мөмкинлек бирүче тәрбия чарасы да. Скважинада ветераннар очрашуының күркәм йоласын саклау – безнең бурыч», – дип билгеләде «Арланнефть» идарәсе башлыгы Александр Буланкин чараны тәмамлап.
Р. Харисов,
«Арланнефть» идарәсенең профком рәисе.
Читайте нас: