ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 июль 2018, 10:12

Сәхнәне җәй әзерлә

Авыл мәдәният учаклары яңа сезонны көтә

Мәдәният учреждениеләренең көзге-кышкы чорга әзерлеге турында Яңавыл районы мәдәният идарәсенең баш белгече Гөлнара Ханнанова сөйли:
– Бүгенгә, зур чыгымнар таләп иткән эшләр, Сандугач, Истәк һәм Прогресс авыл мәдәният йортларында үткәрелде. Сандугачта ел башында түбә, тамаша һәм бию залларына капиталь ремонт башкарылды, тәрәзәләр алыштырылды. Бөтен бүлмә, китапханә, коридор һәм санузелның җылыту системалары ремонтланды. Башкарылган эшнең гомум суммасы 3,2 млн сум тәшкил итте. Истәк авылында түбә, җылыту системасы, тәрәзәләр алыштырылды, тамаша залы һәм ике фойе ремонтланды. Башкарылган эш күләме – 1,2 млн сумнан артык. Прогресста 875 мең сумга түбә, түшәм һәм тамаша залы идәнен ремонтладылар. Арытаба биредә тамаша залын ремонтлауны тәмамлау планлаштырыла.
Эшнең күп өлешен «Бердәм Русия» партиясенең «Чын эшләр» проекты акчасын җәлеп итеп башкару планлаштырыла – 700 мең сумга якын. Бу Асаудыбаш авыл мәдәният йорты бинасына агымдагы ремонт, Ахтиялда авыл клубы түбәсен алыштыру, Вәрәш авыл клубында түбә ремонтлау өчен төзелеш материаллары алу, Орловка авыл мәдәният йортында биш тәрәзәне алыштыру, Иске Кодаш авыл мәдәният йортында капка һәм койма ремонтлау, шулай ук Әтлегәч һәм Шүдик авыл мәдәният йортлары өчен музыка аппаратурасы алу.
Башка авыл клублары хезмәткәрләренең акча юклыгына сылтанып, эшсез утырмавын билгеләргә кирәк. Үз көчләре белән буяу, агарту эшен башкаралар, клуб территорияләрен төзекләндерү эшен дәвам итәләр.
Читайте нас: