ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июль 2018, 10:19

Уңайлы ихаталар арта

Шәһәрнең тагын бер йорт яны территориясен төзекләндерү бара

Быел Җиңү урамы, 86, 88 һәм 90 санлы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр Бердәм Русия партиясенең «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» өстенлекле проектында катнашу башлангычы белән чыгыш ясады, шуның белән алар әһәмиятле проблеманы хәл итүдә катнашырга әзерлек белдерде. Июль башында халык территорияне чүп-чардан чистарту буенча өмә оештырды. Арытаба, шәһәр биләмәсе хакимиятендә сөйләүләренчә, төзекләндерү эшләре башланганчы асфальт катламының җимерелүенә юл куймас өчен шәһәрнең ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары тарафыннан инженерлык челтәрләренең иске участокларын алыштыру башкарылган. Мисалга, «Башкоммунэнерго» акционерлык җәмгыятенең Яңавыл филиалы тарафыннан җылыту системасының фатир эчендәге торбаүткәргеченең 452 метры алыштырылган. «Яңавыл электр челтәрләре» ширкәте ВЛ-0,4 кВ һава линияләрен капиталь ремонтлау буенча зур эш башкарган.Терәкләрне, шулай ук 530 метр озынлыкта ВЛ-0,4 кВ изоляцияләнмәгән үткәргеч заманчага алыштырылган.
Арытаба эшкә «БашАльянсСтрой» ширкәте подряд оешмасы тотынган. Бүген биредә иске бордюр ташларын сүтү һәм яңасын төзекләндерү буенча эш бара, материал кайтарыла.
Исегезгә төшерәбез, быел проект кысаларында Җиңү урамы, 86, 88, 90, Якутов урамы, 16а һәм Ходайбирдин урамы, 2, Ленин урамы, 18, 18а адресы буенча җиде күп фатирлы йортны җәлеп иткән өч ихата территориясе ремонтланачак. Якутов урамы, 16а санлы йортның ихата территориясен ремонтлау буенча эшне подрядчы«Инфодор-Строй» ширкәте алып барачак, соңгысы буенча бүгенгә подряд оешмасын билгеләү өчен электрон аукцион игълан ителгән.
Читайте нас: