Орловка авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Закиров белән күптән түгел очрашып сөйләштек.Ул редакциягә ярты сәгатькә генә килде, моны игътибар таләп итүче эш һәм сораулар көтүе белән аңлатты. Шулай да эш турында гына сөйләшмәдек.
– Фәрит Баязитович, үзегез турында сөйләгез әле.
– Борай районында туып-үстем. Әти умартачы иде. Без, дүрт баласы, тоташ җәйне табигать кочагында үткәрә, әти-әнигә ярдәм итә идек. Кыш көне дә эш җитәрлек. Гомумән, балачактан хезмәткә өйрәнеп үстем. Унъеллык мәктәптән соң Бөре пединститутын тәмамладым, Орловкага юнәлеш буенча килдем. Физика һәм математика укытучысы булып башладым. 27 ел дәвамында мәктәп белән җитәкчелек иттем. БРның мәгариф алдынгысы. 2009 елдан – «Орловка авыл Советы» авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасында. 2015 елда мине яңа срокка сайладылар.
– Тугыз ел – аз вакыт түгел. Нәрсәләр эшләргә өлгердегез?
– Орловка минем өчен икенче Ватанга әверелде. Биредә киң күңелле, изге, игътибарлы кешеләр яши. Бездә нигездә руслар, шулай ук татар, удмурт, башкорт, мари, грек, таҗиклар яши. Бик тату яшибез.
Эш турында сөйләгәндә, барлык диярлек торак пунктларда (Ямъядыдан башка) юлга ком-таш түшәү белән шөгыльләндек, соңгы ике елда вак ташка күчтек. Урындагы башлангычларны яклау программасы, «Чын эшләр» партия проектлары кысаларында байтак эшләнде: зиратларны тәртипкә китердек һәм китерәбез, балалар бакчасы, авыл мәдәният йортында тәрәзәләрне алыштырдык, балалар мәйданчыгы корып куйдык.
– Авыл биләмәсе башлыгы буларак, сезне күбрәк нәрсә борчый?
– Орловка авылында газ үткәрү белән проблемалар, биредә шулай ук күперне ремонтлау, бистә эчендәге юллар сыйфатын яхшырту таләп ителә.
– Ә халык нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?
– Шундый ук сораулар белән. Элек җир участокларын рәсмиләштерү буенча мөрәҗәгатьләр күп иде. Нигездә алар хәзер дә көнүзәк. Моннан тыш, безнең компетенциягә карамаган шәхси төрдәге сораулар бар, ләкин аларның берсе дә игътибарсыз калмый.
– Авыл биләмәсе халкына нәрсә әйтергә теләр идегез?
– Авыл ничек булса да түгел, ә тулы кыйммәтле яшәвен дәвам итсен өчен иң мөһиме урындагы власть белән бергә күбрәк башлангыч күрсәтсеннәр. Гаиләләрдә татулык һәм муллык булсын, ә авыллар яшәсен һәм үсешсен.
– Гаиләгез турында сөйләшик...
– Хатыным Нурзинан Ризвановна белән улыбыз Айдар һәм кызыбыз Лиананы тәрбияләдек. Улыбыз үз эше белән шөгыльләнә. Сүз уңае, хатыным тоташ гомерен мәктәпкә багышлады: утыз елдан артык минем кебек үк физика һәм математика укытты. Хәзер хаклы ялда. Шәхси ярдәмче хуҗалыгыбыз бар, бал кортлары тотабыз.
– Быел 16 күч. Элек мәктәптә укытканда, баш исәбе 36га җитә иде. Аларны карарга кирәк бит. Бал кортларын карарга яратам. Процесс үзе бик шәп оештыра, җанга рәхәт бирә, тормыш тонусы күтәрелә дияр идем.
– Кече Ватаныгызда еш буласызмы?
– Яшь барган саен ул тагын да ныграк тарта диләр бит. Чынлап та шулай. Һәр кешегә үз авылы кадерле һәм якын. Җир йөзендә кайчандыр якты дөньяга килгән урынын яратмаган һәм сагынмаган кеше юк. Быел мин туган Әбдрәшбаш авылы сайтын булдырдым. Шуңа өстәп шәҗәрәне өйрәнү белән шөгыльләнә башладым. Аны начар белүемне танырга кирәк. Бу бик көч таләп итә торган эш, эзләячәкмен, архивларда эшләргә уйлыйм.
– Тагын мавыгуларыгыз бармы?
– Элек китап күп укый идем. Хәзер, дөрес, моның белән мактана алмыйм. Фәнни-популяр әдәбият, тарихи романнар ошый.
– Күптән түгел зур юбилей билгеләп үттегез? Сезнең өчен 60 яшь нәрсә ул?
– Ир-егет өчен – бу яшь түгел. Үземне 18 яшьлек итеп хис итмим, әлбәттә, ләкин физик кебек үк, рухи көчем дә күп. Сүз уңае, карт әтием Закир 102 яшькә кадәр яшәгән.
– Искиткеч. Сезгә дә озын гомер телибез.