ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 июль 2018, 10:29

Шәһәр бакчасында тынлы оркестр уйнады

Яңавыллыларны «классик музыка марафоны» сөендерде

Шимбә кичендә Яңавылның үзәк мәйданы белән шәһәр мәдәният һәм ял паркы берничә сәгатькә Арбатка охшап торды – биредә «Классик музыка марафоны» дип исемләнгән безнең шәһәр өчен гадәти булмаган мәдәни вакыйга үтте. Паркта берничә иҗади мәйданчык эшен башлап җибәрде, анда һәркем үзе өчен ниндидер кызыклы нәрсә таба алды. Кечкенәләр өчен рәсемнәрне буяу зонасы эшләде, ә өлкәнрәкләр өчен – байтак иҗади мәйданчыклар: баян һәм курайда уйнау, фотозоналар һ.б. Урындагы шагыйрьләр «Әдәби мәйданчык» ачып җибәрде, ә осталар кул эше әйберләре күргәзмәсе оештырды. «Башкортстанның яраткан рәссамнары» проекты конкурста катнашучы булды, картиналар экспозициясе биредә үк мәйданда тәкъдим ителде.
Аудиториянең күп өлешен саксофонда уйнаучының чыгышы җәлеп итте. Ә МКДЦ каршындагы төп мәйданда берьюлы ике тынлы оркестрның музыкантлары урнашты. Яңавыллылар өчен шундый гадәти булмаган кичәне безгә Яңавыл районы хакимияте ярдәмендә «Ян» продюссерлык үзәге белән берлектә «Уфанет» компаниясе бүләк итте.
Кичке сәгать сигездә тынлы уен кораллары тавышыннан шәһәр мәйданы «сискәнеп китте» – хәрби дирижер Азат Юлтимеров җитәкчелегендә 12нче аерым инженер бригадасы хәрби оркестры һәм Орск муниципаль тынлы оркестры (җитәкчесе Олег Камарин) чыгышы башланды. Чыгышлар чиратлап барды, музыкантлар аерым блок белән уйнады. Байтак хәрби маршлар, шулай ук дөньяви классика һәм Ватан, башкорт композиторларының шул оркестрлар дирижерлары аранжировкасында әсәрләре яңгырады. Чыгышларны тамашачылар көчле алкышлар, «әфарин!», «шәп!» сүзләре белән кабул итте.
Җыелма оркестр тарафыннан башкарылган һәм тыңлаучыларда онытылмас тәэссорат калдырган «Прощание славянки» маршы зур музыкаль вакыйганың матур финал аккордына әверелде.
Аңлатмалар
Рөстәм Харисов, «Уфанет» комнаниясенең төньяк төбәкләре директоры:
– Гражданнарның мәдәният дәрәҗәсен арттырырга тырышабыз. Үзебезнең дә (хезмәткәрләр), республика халкының да матурлык дөньясына чумуы безнең өчен мөһим. Тынлы оркестр уйнавын кешеләр тагын кайчан үз күзе белән күрә һәм ишетә ала әле? Өстәвенә, бер генә оркестр түгел, ә берьюлы ике, һәм алар шундый шәп концерт бирә. Киңәябез, быел инде 14 шәһәрдә булдык, ә Яңавылда тәү тапкыр. «Марафон» берничә тапкыр үткән шәһәрләрдә халык аралашуның шундый формасына күнекте инде, үзләрен кыюрак тоталар һәм алдан әзерләнәләр.
Әнфисә Ясәвиева, шәһәрдә яшәүче:
– Шундый могҗизалы җәйге кичтә мондый искиткеч музыка тыңлау – зур бәйрәм. Һөнәрманнар килгән, зур шатлык өстиләр. Классик музыка – шәһәрлеләрнең белем дәрәҗәсен киңәйтү дә, мәдәни ял да, күркәмлекне танып-белү дә. Мәйданчыклар ошады. Марафонга озын гомер телибез һәм яңа программалар көтеп калабыз.
Алия Мирсаяпова, сәнгать мәктәбе преподавателе:
– Уңай тәэссоратлар. Яңавылда элек симфоник оркестр чыгыш ясады, ә менә һөнәри тынлы – минем хәтердә тәүге. Җанлы музыка тыңлау һәрвакыт күңелгә ятышлы.
Фәйрүзә һәм Илдус Исмәгыйловлар:
– Яңавыл өчен үзенчәлекле. Бик кызыклы булды.
Читайте нас: