ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 июль 2018, 15:58

Яшьләрчә дәрт белән

Юбиляр Фәрит Харисовның уңыш сере – изгелек эшләүдә

Мәктәптә беркем дә юк. Ләкин тиздән бу хәл үзгәрәчәк: кыңгырау шылтырап, укучыларын үз урыннарын биләргә чакырачак. Уку елы башлануга бөтен нәрсә әзер диярлек, матур, һәр нәрсә төп максатка туры китерелгән: балалар өчен уку һәм ял өчен яхшы шартлар булдырырга. 1 санлы мәктәп директоры Фәрит Харисов шундый уйлар белән урамга чыкты. Һәм биредә булмаган вакытта (бу көннәрдә генә Байкал күленнән кайткан) туган ягын сагынырга өлгергән...
Белем бирү учреждениесе белән ул инде ун ел җитәкчелек итә. Сүз уңае, өлкән сыйныфларда (Истәктә сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган) биредә укыган. Бүген 1 санлы мәктәп – районда иң яхшылар исәбендә, аныд уңышлары Русия һәм республика конкурсларында билгеләнгән. Мавыгучан, күзләрендә очкын уйнап торучы җитәкче генә изгелекле халәт (яңавыллылар бу белем бирү учреждениесен юкка гына «балага карата шәфкатьле мәктәп» дип йөртми) тудырырга, ә мәктәп тормышын – бай эчтәлекле, кызыклы итәргә омтылучы фикердәшләр командасын булдыра ала, мөгаен. Әйткәндәй, монда Фәрит Харисов бөтен коллективның өлешен күрә.
– Мин кайда гына эшләсәм дә, идарәнең демократик стиле ярдәм итә, – ди Фәрит Фәхраз улы. – Кешеләргә ышанырга күнеккәнмен.
Ә изгелек аның җитәкче буларак төп коралы булып тора икән. Авыр минутта һәрвакыт иңен куя, сүз белән дә, эш белән ярдәм итә. Изгелекне кайберәүләр йомшаклык күрсәтү итеп кабул итмиме, дигән соравыма, директор, киресенчә, изгелек йөзләтә кире кайта дип раслый, дип җавап бирде.
Билгеле булуынча, барыбыз да тумышыбыз белән балачактан. Ә Фәрит Фәхраз улы мәхәббәт һәм үзара аңлашу халәтендә үскән. Әтисе Фәхраз Харис улы – тимер юлчы, иртәдән төнгә кадәр эшләгән. Бик оста куллы булган, бөтен белгәнен улларына өйрәткән. Балаларын күпчелек мәктәптә җыештыручы, арытаба тәрбияче булып эшләгән әниләре Газимә Ибраһим кызы караган. Ул гаҗәеп ханым: беркайчан да тавыш күтәрмәгән, киң күңелле, шул ук вакытта – таләпчән булган. Харисовлар үз үрнәгендә дүрт улын соңрак танылган педагоглар булган чын ир-егет итеп тәрбияли алган. Фәрит Фәхраз улы гомере буе туган җиренә хезмәт итә. Утыз елдан артык педагогик эшчәнлеге елларында гади география укытучысыннан (хезмәт юлын 3 санлы мәктәптә башлаган, директор урынбасары булып эшләгән, балалар белән тоташ Советлар Союзы буенча походларга йөргән) уңышлы җитәкчегә кадәр үскән. Ун ел гимназия директоры, мәгариф бүлеге башлыгы булган, 2009 елдан 1 санлы мәктәп директоры. Ул БРның мәгариф алдынгысы, РФнең Мактаулы гомум мәгариф хезмәткәре, БРның Атказанган мәгариф хезмәткәре, байтак Бөтенрусия конкурслар лауреаты һ.б. Директор вазыйфасы катлаулы һәм авыр булса да, җәмәгать эше өчен дә вакыт таба һәм тотынган бөтен эшен дәртләнеп башкара. Фәрит Харисов – шәһәр Советы депутаты, Совет рәисе урынбасары. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе булган, Рус географиясе җәмгыятенең урындагы бүлекчәсен җитәкли, район хакимияте каршындагы җәмәгатьчелек советы әгъзасы... Фәрит Фәхраз улының тынычсыз, эзләнүчән, иҗади холкын белеп, моның чик түгеллеген ышанычлы әйтергә мөмкин!
Безнең геройның тылы ныклы: хатыны Рәзидә Нәгыйм кызы белән 36 ел бергә, кызлары Гөлназ һәм уллары Илгизне тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныклары уңышларына сөенеп яшиләр.
Август башында Фәрит Фәхраз улы зур юбилеен билгели. Бөтен нәрсәгә ничек өлгерүе, барысын да яшьләрчә дәрт белән эшли алуының сере белән уртаклашуын үтендек.
– Бөтен нәрсә бик гади. Үз эшеңне планлаштырырга, максат куярга һәм аңа ирешергә кирәк, – дип елмая җавап итеп Фәрит Фәхраз улы. – Һәм яхшылык турында гына уйларга, кешеләргә изгелек эшләргә тырышырга.
Читайте нас: