ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 август 2018, 10:42

Яңа Урҗа: эш белән дә, акча белән дә

«Чын эшләр-2018» башланды

«Халык актив катнашамы? Сөйләп торасы да юк, – дип хискә бирелеп һәм көлеп җавап бирде безнең сорауга Яңа Урҗа авылы старостасы Владимир Әндәрҗанов. Әлеге очракта авыл зиратында профнастилдан иске киртәне яңага алыштыру турында сүз барды. «Бердәм Русия» партия программасы ярдәмендә йөз сиксән биш метр кирәкле материал сатып алдык. Сиксән мең сумы республика бюджетыннан бүленде, тагын егерме меңе – шулай ук актив эшкә кушылган Байгуҗа авыл биләмәсе хакимияте акчасы.
«Зур өмә» авылда шимбә башланган һәм дүшәмбегә кадәр дәвам иткән.
– Төшке аш, самавырдан чәй оештырдылар, – дип дәвам итә сүзен староста. – Шәхси катнаша алмаучылар, акчалата ярдәм итте. Яңа урҗалылар киләчәк инфраструктур яхшыртулар планында да ышанычлы карашта.
– Алла бирса, урап узу юлын ремонтлаячакбыз, ә аннан соң клубны ремонтлауга да чират җитәр. Авыл Советы ярдәм итәргә вәгъдә бирде, – дип уртаклаша халык ышанычлары белән.
Сүз уңае, Яңа Урҗа – «Чын эшләр» килгән Яңавыл районында бердәнбер торак пункт түгел (авыллылар өчен бу мөһим теманы «ЯТ» яктыртуын дәвам итәчәк). Шәһәр дә читтә калмаячак – «Восточный» һәм Истәк микрорайоннарында балалар мәйданчыгы сатып алу һәм урнаштыру планлаштырылган.
Эшләр инде бу атнада башланачак.
Читайте нас: