ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 август 2018, 10:04

Ямьле Әй елгасы буйлап

Су маршруты буенча сәяхәт оныта алмаслык тәэссоратлар бүләк итте

Су маршруты Көньяк Уралның иң ямьле урыннарыннан үтә. Ике яклап елганы урманлы таулар уратып алган, искиткеч кыялы, кайчакта дивар булып нәкъ суга төшәләр. Төсләр матурлыгы таң калдырды, шундый чагу һәм куе яшел яфраклар, мөгаен, тропикларда гына буладыр. Табигать белән берләшү, һава, су, бетмәс күк йөзе, кырыс кыялар, искиткеч маҗаралар... Әй елгасы кырына илнең барлык почмакларыннан туристлар юкка гына килми. Елга буенча ике көн ярым сәяхәт вакытында мәскәүлеләр, тольяттилылар, самаралылар, чиләбелеләр һәм хәтта украинлылар белән танышырга өлгердек... Елга туристлар белән төрле катамаран һәм көймәләр белән тулы. Күпләре әләм белән, хәтта униформалы төркемнәр бар. Елганың чагыштырмача шәп түгел агымы, аның тыныч холкы сәяхәтчеләргә су өстендә танышырга һәм аралашырга мөмкинлек бирә.
Әй елгасы озын –550 км.га якын, ул Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе буенча ага. Елганы тау һәм тигезлек өлешләренә бүләргә мөмкин. Туристлар өчен тау өлеше кызыклы. Сәяхәт өчен җиһазны инструкторлар бирә, алар ук су сәяхәт вакытында озата бара һәм гид ролен башкара. Маршрут буенча кузгалып китү урыны Чиләбе өлкәсенең Межевой бистәсе булды, ә анда безне турфирма «Газеле» алып килде. Нәкъ шушы урында Әй елгасының иң матур урыннары башлана. Бу участокта ул бормаланып ага һәм Яңа Пристань юнәлешендә борылыш ясый. Елгада кайчандыр суднолар йөргән һәм монда пристань булган, диләр. Соңгы авылны узгач елганың үзәне уңга борыла. Берничә километрдан елгада утрау күрергә мөмкин, аның сул ягында Коргазак үзәне һәм Коргазак мәгарәсе – безнең беренче тукталыш урыны.
Аның озынлыгы – 357, тирәнлеге – 16 метр. Мәгарә үзара үтү юлы белән берләшкән өч зур залдан тора. Төп өлеше боз белән капланган сукмакны хәтерләтә. Бозлык ел әйләнәсенә эреми. Ерактагы тау куышында хәтта җәй көне температура нуль градустан югары күтәрелми, даими дымлылык саклана, кызыл балчык. Үзең белән запас кием алу яхшырак.
Арытаба елга буенча кече кыяларны күзәтергә мөмкин, яр буендагы зур известьташ кыяларны шулай атыйлар. Алар мүк, ә кайбер җирләрдә үлән һәм куак белән капланган. Борылыштан соң бөек зур кыялар башлана. Бу матур күренеш хаклы рәвештә Әй елгасының визит карточкасы булып исәпләнә. Түбәнрәк Александровка авылыннан ерак түгел »Разбойник» кыясы урнашкан, аңардан борынгы вакытларда судноларга һөҗүм иткәннәр һәм талаганнар, шуңа күрә исеме сакланган.
Елга яры буенча туристлар лагеры җәелдерелгән. Аларның иң зурысы Сикияз-Тамак авылы янында, мәгарә комплексы урнашкан җирдә. Ул «Сосновый рай» дип атала. Шау-шулы компанияләрдән куркып, бераз югарырак тукталдык, шуңа күрә мәгарә комплексына кадәр сай урыннар буенча йөзәргә туры килде. Сикияз-Тамак мәгарә комплексына инде туристлар агыла иде. Мәгарәләрнең бер урында мондый тупланмасы, мөгаен, беркайда да юктыр. Бер кыяда кырыктан артык мәгарә, тау куышы һәм «арка» исәпләнә! Бу табигать иҗат иткән чын музей. Аңарда кеше эшчәнлеге эзләре, үзенчәлекле флора һәм фауна, ландшафт тыгыз үрелгән. Бию тау куышлыгы – озынча гөмбәзле зур тау куышлыгы. Тигез идәнле җир асты куышлыгы белән кызыклы. Мәгарәнең идәне шулкадәр тигез, хәтта бию өчен дә ярый. Шунлыктан мәгарә шундый исем алган. Күзәтү мәйданчыгыннан түбәндә аккан Әй елгасына искиткеч күренеш ачыла. Бу фотоссесияләр өчен шәп урын.
Киләсе табигать могҗизасы – Әй фонтаны, ул табигый барлыкка килмәгән. Фонтан геологик разведкалар үткәрелгән вакытта, чаралар нәтиҗәсендә үткән гасыр уртасында хасил булган. Күпсанлы скважиналарның берсе Әй ярында борауланган, аңардан фонтан бәрә башлаган – руда урынына су белән җир асты резервуары табылган. Фонтанның чагыштырмача зур булмаган биеклегенә карамастан, ул дүрт метр тәшкил итә һәм елга буенча сәяхәт иткән туристларның яраткан җире. Бу маршрутта соңгы күренекле урын, шуңа күрә барлык төркемнәр анда туктала. Фонтан суы суык һәм тәмле.
Рәсем ясарга мөмкин булган тип-тигез стеналы Лачынташ кыясы янында ярга чыктык, бу Салават районының Лаклы авылы янында иде. Безнең дулкыннарда өч көн тибрәткән бу искиткеч матур елга белән хушлашу кызганыч. Өйгә кайту өчен трассага чыгарга да өлгермичә, походлы тормышны юксына башладык. Яр буендагы мунчаны искә алдык, кызган ташлардан таучык – пар учагы тирәли идәне урман үләне белән капланган, һәм болар барысы да уңайлы палатка-чатыр гөмбәзе астында. Һәм мунчадан соң канәгатьләнеп Әйнең салкын суына сикергәнне. Чатыр астында ничек арома-зал оештырганны. Кичке аштан соң учак тирәли җыелып, чагу йолдызлар астында җырлар башкарганны, елгада ай чагылышына сокланганны... Бер сүз белән әйткәндә, хозурлану, хис-тойгы һәм тәэссоратлар бик күп. Кызганыч, барлык күргәннәрне сүз белән генә аңлатып булмый. Хәтта фотолар да табигатьнең бөтен бөеклеген гәүдәләндерә алмый. Юкка гына: бер тапкыр күрүең яхшырак... димиләр.
Читайте нас: