ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 август 2018, 11:02

Эш төркемнәре – дүрт, билге – бер

Белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзерме?

Кичә мәктәпләрнең яңа уку елы һәм кышкы шартларда эшләүгә әзерлеген тикшерү башланды. Комиссияне район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гәүһәр Миндиярова җитәкли.
Беренче көнне 11 объект (Шүдик авылы мәктәбе маршрут кәгазендә тәүге пункт иде) әзерлеккә имтихан тапшырды, атна дәвамында тагын 36сын тикшерергә кирәк.
Комиссия составында дүрт эш төркеме төзелгән. Аларның берсе конструкция һәм корылмалар, җиһаз һәм кирәк-яракларның техник хәле, ГОСТ һәм хәвефсезлек таләпләренә яраклылыгын карый; икенчесе – бина һәм корылмалар, электр, җылылык тәэминаты системалары, шулай ук чарлак һәм подвал биналарның техник хәлен. Өченчесе милек һәм инвентарьны тикшерү белән шөгыльләнә, белгечләрнең тагын бер төркеме азык-төлек блоклары һәм укыту кабинетларына бәя бирә. Биредә, комиссия әгъзалары әйтүенчә, вак-төяк юк – бөтен нәрсә гадәттән тыш хәлләр очрагында балалар хәвефсезлеге, санитар норма һәм кагыйдәләр, мәктәпләр, балалар бакчаларының җинаять төрендәге янау һәм террорчылык куркынычыннан якланганлыгы торышына карата таләпләрне, шулай ук учреждениедә уңайлы шартлар тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Белем бирү учреждениеләрен тикшерү йомгаклары укытучыларның август киңәшмәсендә билгеле булачак. Җиңүче һәм призерлар акчалата бүләкләнәчәк.
Читайте нас: