Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 август 2018, 16:10

Кеше бәхетенә ничек түзәргә?

Уйларга уелып

Бер иске мәзәк баштан чыкмый: «Аллаһ крестьянга: «Нәрсә телисең шуны сора, ләкин күршеңә шуны ук ике тапкыр арттырып бирәчәкмен», дигән. Шунда крестьян: «Аллам, минем бер күземне чокып ал» дигән. Күңелсезме? Әмма тормыштагы кебек.
Журналист практикасында еш кына шатлыгы, бәхете, аеруча балаларының уңышлары белән уртаклашырга ашыкмаучы кешеләр белән очрашырга туры килә... «Нигә, – ди алар, башкалар көнләшсен өченме?». Чыннан да, көнләшү кирәкме?
Безнең арада кеше бәхетенә ихлас шатлана белүчеләр бармы? Психологлар күп түгел ди – биш процент чамасы гына. Теге яки бу дәрәҗәдә шушы хис барыбызга да хас. Ярлыга – байдан, эше уңмый торган кешегә – уңышлыдан, көчсезгә көчледән көнләшмәве авыр... Еш кына кайберәүләр: нигә нәкъ миңа шундый нәрсә насыйп булды, ни өчен башкаларга түгел? Минем карашка, мондый фикер үзе үк начар. Нәрсәне дөрес эшләмим, нигә берни дә килеп чыкмады дип анализ ясавы дөресрәк, мөгаен.
Психологлар бер мөһим әйберне билгели: көнләшү хисе бик куркыныч. Ул безне, якыннар белән мөнәсәбәтне бетерә, безгә алга хәрәкәтләнергә комачаулый. Көнләшүче чит кешенең уңышыннан интеккәндә, уңганнар яңа үрләргә омтыла һәм шунда уңышка ирешә. Мондый кешедән ак көнләшү белән көнләшергә кирәк. Бу аның өчен шатлану, котлау һәм яңадан-яңа уңышлар теләүне аңлата. Мин андыйларны беләм. Алар өчен чит кеше уңышы дәртләндергеч кебек: кемнеке дә булса килеп чыкса, минеке дә булыр, яхшырак тырышырга гына кирәк. Әгәр максатка юлда проблема бар икән, чынлап та син аның өчен шатланган һәм соклануыңны белдергәннәр тәҗрибәсе белән уртаклашыр, ярдәм итәр. Хәтта иң уңышлы кешеләр дә аларның шатлыгын бүлешүгә мохтаҗ. Ә көнләшүчегә берсе дә булышмаячак!
Көнләшү хисе үстергәнче, аны җиңәргә тырышу яхшырак. Чит кеше уңышлары соклану хисе уятканчыга кадәр тамчылап сыгып бетерергә. Мәңгелекнең төп законы бар: башкаларга ихлас изгелек телә – һәм үзеңә йөзләтә кайтыр!