Җәй көне, кагыйдә буларак, редакция почтасында тынлык урнаша – хатлар, шылтыратулар туктап тора. Әмма актив гәзит укучылар безнең белән бәйләнешне өзми – шатлык-сагышын уртаклаша. Сезнең игътибарга ахыргы көннәр почтасына зур булмаган күзәтү тәкъдим итәбез.
«Үткән елда Җиңү урамы, 54 адресы буенча ихатаны төзекләндергәндә, безнең депутат Зөфәр Хәбибуллин биредә тимердән композиция – чәчәклек өчен кашпо урнаштырырга вәгъдә иткән иде, – дип яза безгә Яңавылда яшәүче Рамил Хәмәдуллин. – Ел башында ул, кызганычка каршы, вафат булды. Ләкин депутат тарафыннан бирелгән сүз ныклы булып чыкты – күптән түгел безнең ихатада вәгъдә ителгән композиция барлыкка килде. Ихата көннән-көн ямьләнә. Үзгәрешләргә йортның барлык яшәүчеләре бик канәгать».
Яшь дәү әнинең рәхмәт сүзе
Яңавылдан Флүрә Галәүтдинова хатында табиб-хирург Эрнст Сәйфетдиновка рәхмәт белдерә. «Эрнст Мансур улының дөрес дәвалавы ярдәмендә инде берничә дистә еллар аягымда ышанычлы йөрим, – дип яза ул. – Ул миңа яшь дәү әни булып каласың диде, һәм сүзләре дөрескә чыкты. Аңа чын күңелдән рәхмәт белдерәм һәм озак еллар кадер-хөрмәттә яшәвен телим».
Яңа Уртавыл авылының Кремль урамында яшәүчеләр юлны төзекләндерү өчен урындагы хакимият башлыгы Инзилә Шәйхетдиновага рәхмәт белдерә. «Безнең мөрәҗәгатькә ул шундук колак салды. Юлны күтәргән вакытта эшне даими тикшереп торды. Ә күптән түгел яуган яңгырлар юлның яхшы хәлдә булуын исбатлады», – дип яза халык исеменнән Әнфисә Муллаярова.
Юлны ремонтлау өчен рәхмәт белдереп, Ваяды авылыннан хат килде. «Соңгы елларда көчле яңгырдан соң үзәк урам шулкадәр бозыла, хәтта автобус килеп җитә алмый иде, – дип яза Назиф Баянов. – Һәм июльдә юлны ремонтладылар. Авыл халкы бу изге эштә катнашкан барысына – район җитәкчелеге, авыл биләмәсе хакимиятеннән гади юл эшчесенә кадәр – чын күңелдән рәхмәт белдерә. Ә Нагорная урамында юлны (объект быел Урындагы башлангычларны яклау программасына кертелгән) ремонтлау өчен һәр йорттан 1,5 мең сум җыйдык. Эш башлануын көтәбез».
«Чулпан» балалар сәламәтләндерү лагерының өлкән вожатые Валентина Әмерханова «Оранжевое солнце» лагерь сменасы турында сөйли: «Отрядлар белән Нефтекама педагогик колледжының студент кызлары җитәкчелек итте. Балалар «Акварелька», «Спортивный», «Вокальный», «Танцевальный» түгәрәкләрендә шөгыльләнде, рәсем һәм плакатлар конкурслары, «Кино көне», «КВН», «Бервакыт Русиядә», «Инопланетяннар парады» чаралары һ.б. катнашты. Һәм, әлбәттә инде, барысына футбол уйнау ошады. Егетләрне лагерьның спорт инструкторы Илдус Заһриев әзерләде. Малайлар отрядлар арасында ярышты, ә кичләрнең берсендә И. Заһриев шәһәрдән спортчыларны алып килде. Менә, ичмасам, футбол булды!»
«20 июльдә танылган рәссам, якташыбыз Эрот Зариповка 80 яшь тулыр иде», – дип яза ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе Филүсә Арсланова. Хатта ул аның тормышы һәм иҗаты турында яза. «Эрот Якуб улы тоташ гомере буе пумала осталарыннан тәҗрибә алды һәм белемен камилләштерде, элек эшләгәннәрдән фикер һәм гамәлләр чисталыгына өйрәнде, кешеләрне хөрмәт итте. Аның янәшәсендә бик җиңел иде. «Фидакарь хезмәте өчен» медаленә ия булган ТРның атказанган рәссамы ике йөздән артык китап сурәтләде. «Туган авылым» картиналары сериясе ярдәмендә Эрот Зарипов Рәссамнар союзына кабул ителде, бу Ватан, ата-ана йортына карата сөю белән сугарылган Ямады авылы һәм ямадылыларга багышланган рәсемнәр иде”.