ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 август 2018, 09:58

Кемнең балы татлырак?

Яңавылда умартачылар ярминкәсе үтте

Бәйрәм программасы, умартачыларны хөрмәтләү һәм, әлбәттә инде, бал ярминкәсен үз эченә алган «Бал Спасы» Яңавыл районында инде йолага әверелде. Бу хакта иң яхшы умартачыларны бүләкләү алдыннан, аерым алганда, район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов та сөйләде. Чара сишәмбе көнне «Яшьлек» ФОКы территориясендә үтте. Ярминкәгә үз продукциясен район умартачылары гына түгел (әйткәндәй, биредә авыл биләмәләренең барысы да юк иде), ә республика һәм Пермь краеннан кунаклар да алып килгән.
Йола буенча балны изгеләндерү узды, аны Ивер-Илья чиркәве настоятеле – протоиерей Николай Гречушкин башкарды.
«Иң яхшы сәүдә павильоны» өчен бүләкне Ваяды авылыннан Айдар Имамов алды, «Милли бизәк» өчен Ижбулдыдан Рәзиф Шәйхулов, «Умартачылык продукциясенең төрлелеге» өчен Йөссука авылыннан Фидәрис Абзалов билгеләнде. «Иң яхшы умартачы» – Югары Барабановкадан Ульяна Фәйзуллина, Салих авылыннан Гыйззәтулла Аллаяров «Иң күп белемле катнашучы» булды. Фларис Абзалов (Йөссука авылы) «Умартачылык йолаларын саклау» өчен бүләкләнде. Яңавылдан Урал Зөфәровта – «Иң яхшы бал», Сандугач авылыннан Мәүләви Миндияров – «Сәламәтлек келәте», ә Истәктән Альбина Вәлиева «Иң яхшы сортлы бал» өчен билгеләнде. Аларның барысына грамота һәм акчалата приз бирелде, бушлай реклама турында әйтеп тә торасы юк.
Читайте нас: