ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 август 2018, 10:35

Элекке, әмма кадерле хатирәләр

Кырыгынчы еллар ахырында авыл мәктәпләре укучылары якынча менә шундый булган

Бу фото хезмәт ветераны Борис Шакировның гаилә архивында сугыштан соңгы авыр балачак турында иң кадерле хатирә буларак саклана. 1949 елда төшерелгән фотода укучылар, дөресрәге, Иске Көек җиде еллык мәктәбе укучылары, анда якындагы барлык авыллардан балалар укыган, шул исәптән Истәк авылыннан Шакировлар гаиләсе дә.
Кызганычка каршы, Борис Мөхәммәтнур улы фотодагы барлык сыйныфташларының исемен хәтерләми – шул вакыттан җитмеш ел диярлек үткән! Аскы рәттә сулдан беренче – Фәнүзә Галләмова, тимер юлда эшләгән. Аның янәшәсендә Йөссука авылы кызы – шулай ук Иске Көектә укыган. Арытаба – Истәктән Фәнисә Мозаффарова, Илүзә Нурисламова һәм Гайфәт Харламова. Икенче рәттә – Арсланова, кулына кара савыты тоткан (аның белән бик сак эш иткәннәр) Рәзиф Фәрваев, янәшәсендә – Борис Шакиров, арытаба Яңа Көектән Талипов, Истәктән Фәүзи Мөхәммәтханов һәм Кадим Маликов. Өченче рәттә – Яңа Көек авылы кызлары, Истәктән Кәүсәр Хатипов һәм укытучы-фронтовик, сыйныф җитәкчесе Абзалов абый – аңа шулай дәшкәннәр.
Ул мәктәптә демобилизацияләнгән бердәнбер солдат түгел, шулай ук Барый Салихов, Тимерхан Гәрәев, тиңдәшлечә дисциплина да хәрби диярлек булган. Балаларны мәҗбүр итәргә кирәкмәгән, барысы да белем бәясен аңлаган, артта сөйрәлүчеләрне икенче елга калдырганнар. Кемнең бер ел гомерен югалтасы килә?!
Борис Мөхәммәтнур улы бер очракны исенә төшерде: Иске Көек авылы юлында мәктәпкә барганда кемдер карда фашист тәресен таптаган – нәрсә генә эшләми үсмерләр! Бу хакта Тимерхан абый Гәрәев белгән. Берсе дә үз гаебен танымаган. Шунда ул барлык малайларны ике сәгать дәвамында физик күнекмә ясарга мәҗбүр иткән. Һәм берсе дә берни кыла алмаган! Ул вакытта укытучыга каршылыксыз буйсыну каралган иде. Ләкин, бу файдалы сабак булгандыр.
Күрүебезчә, балалар фуфайка кигән, аңарда көз дә, кыш та, яз да йөргәннәр. Аякларында чабата, юлсызлык чорында су һәм пычрактан саклану өчен табанына такта кисәге бәйләгәннәр. Яз көне Иске Көек һәм Истәк арасындагы юлны шулкадәр су баскан, хәтта урыны белән билгә кадәр судан барырга туры килгән. Кышкы буранда, җил-давылда еш кына адашып йөргәннәр, ләкин мәктәпне берсе дә калдырмаган. Портфель урынына – киндер капчык. Кара савыты белән авыр туры килгән – ул түгелеп кенә калмаган, ә кышкы көннәрдә туңган да.
Әлбәттә, сугыштан соңгы елларда балалар өчен уку иң мөһиме булган. Ләкин эшләргә дә туры килгән. Каникулда өлкәннәргә ярдәм иткәннәр. Көз дәрестән соң басуда башак җыйганнар, бәрәңге чыгарганнар. Болар барысы да тиеш дип кабул ителгән. Үсмерләр халык хуҗалыгын тергезүдә катнашырга кирәклеген аңлаган. Ә ихатада аларны тагын эш көткән. Дәрес хәзерләргә әллә ни вакыт калмаган. Ләкин бүген авыр сугыштан соң вакыт бу буын кешеләренә, мохтаҗлыкта, ач-ялангач яшәсәләр, иске киемдә йөрсәләр дә, иң яхшысы кебек тоела. Яшьлек, нинди генә булмасын – бу гомер таңы, ышаныч, теләкләр һәм беренче мәхәббәт мизгеле...
Читайте нас: