ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 август 2018, 17:40

Әйтеп бетерерлек түгел ярдәмнәрен

Туганнарга карата хирыссыз сөю тарихы

Язилә Әхмәй кызы Изиатуллина – районда иң яхшы математика укытучыларыннан берсе, укытучы-методист, РСФСРның мәгариф алдынгысы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы. Кырык биш ел педагогик эшчәнлегендә ул җиде сыйныф чыгарган. Дистәләгән еллар үтү белән чыгарылыш укучылары математиканы яхшы хәтерләве һәм белеме белән үз балалары, оныкларына уртаклаша алуын раслый.
Язилә Әхмәй кызы укытучылар бүлмәсенә сирәк керде, һәрвакыт тәрбияләнүчеләре янында булды. Тарификация буенча егерме сәгать урынына, кайчакта атнасына кырык сәгать тә үткәрде. Дәрестән тыш вакытта мәктәп укучыларына күңелсезләнергә туры килмәде: спорт секцияләренә, театр түгәрәкләренә, бию ансамбленә, экскурсиягә йөрделәр...
Язилә Әхмәй кызының тормышы вакыйгаларга бик бай түгел иде, ул үз парын очратмады, зур һәм изге йөрәгенең сөюен якын кешеләренә бирде.
Ул 1940 елда Уракай авылында туган. Аның әнисе, Җәннәт апа, ире белән озак яшәмәгән, кечкенә кызы белән аңардан үзе киткән. Авыр яшәгән. Җәннәт апа күп еллар трактор бригадасы бригадиры, ферма мөдире булып эшләгән. Кайтып, арудан ишек алдындагы сәкегә егылган чаклары булган.
1949 елда Җәннәт апа өч балалы тол калган Галләм Ялаловка кияүгә чыккан. Ул вакытта кечесе Рәүфкә бер яшь тә булмаган. Арытаба уллары Зифил һәм кызлары Лилия туа.
Мәктәпне тәмамлагач Язиләнең хыялы тормышка аша: пединститутка укырга керә һәм әти-әнисенә матди яктан ярдәм итә башлаячагын түземсезлек белән көтә. Беренче хезмәт хакыннан бүләк алып кайткан көнен хәзер дә иң шатлыклы вакыйга буларак искә ала.
Язилә, әтисенең васыятен үтәп, үзен туганнарына багышлый. Рәүф ул вакытка гаилә кора, төзелеш оешмасында эшли. Педагог дипломы алып, Лилия искиткеч укытучыга әверелә. Зифил, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, яшь хатыны белән Чапаев исемендәге колхозга инженер булып кайта.
Кече туганы Лианага ярдәм кирәклеген тоеп, Язилә Әхмәй кызы аны үзендә яшәргә чакыра, аның шәхси репетиторына әверелә. Моның нәтиҗәсе була: Лиана Зифил кызы мединститут тәмамлый, белгечлеге буенча эшли, ире белән ике ул тәрбиялиләр.
Илдар да апасының үзгә игътибарында була, каникулын ул Яңавылда үткәрергә һәм мәсьәлә, мисаллар чишәргә, физика укырга тиеш була. Мәктәптән соң авыл хуҗалыгы институтының ике факультетын тәмамлый. Бүген ул – өч бала әтисе, уңышлы эшкуар, төзелеш компаниясе җитәкчесе. Энесенең икенче кызы Зиләра балачактан медицина турында хыяллана. Яраткан апасының катгый җитәкчелегенә үзе теләп бара. Табиб-офтальмолог, ире белән ишле тату гаилә турында хыялланалар, әлегә исә ике уллары бар.
Игезәкләр Винер һәм Винераны Язилә Әхмәй кызы шулай ук Яңавылга алып килә. Алар 4 санлы мәктәптә укый. Винер авиация институтын тәмамлаган, бүген төзелеш компаниясенең сервис бүлеге белән җитәкчелек итә. Винера нефть институтыннан соң ике ел Томскида укый, Италиядә стажировка үтә, ә дипломны Шотландия илчелегендә ала. Ташкентта «Лукойл» компаниясенең әйдәүче белгече булып эшли. Винерадан башка барлык Ялаловлар Уфада, бер микрорайонда яши. Әти-әнисенә йорт төзергә ярдәм итәләр һәм аларны башкалага күчерәләр, әлбәттә, апаларын да калдырмыйлар. Бүген Язилә Әхмәй кызы инде Ялаловларның яңа буынының тәрбиячесе һәм репетиторы.
Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Апасы тарафыннан чәчелгән изгелек, хезмәт, сабырлык һәм сөю бүген аңа тирән ихтирам, ә иң мөһиме – туганнарының бәхете белән кире кайта. Зифил Галләм улы һәм Рима Әкрам кызы рәхмәт белән: «Язилә апа булмаса, күп эш һәм ишле гаилә белән авырга туры килер иде», – ди.
Язилә Әхмәй кызы белән очраштырганы өчен язмышыма рәхмәтлемен. Аның акыллы киңәшләре, кешеләр белән уртак тел таба белүе ярдәмендә мәктәптә яхшы халәт урнашты.
Зөһрә Гаффарова.
Читайте нас: