ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 сентябрь 2018, 13:22

Һәм балыклы күл дә

Биредә үзеңне табигать кочагында кебек тоясың

Аяз көннәрнең берсендә Глуховлар гаиләсенең үзенчәлекле матур хуҗалыгында булырга туры килде. Йортлары Циолковский урамында урнашкан. Хуҗасы Радик Васильевичны, кызганычка каршы, өйдә очрата алмадык. Асия Фәйзрәхман кызы безне капкадан ук каршы алды. Ихатага кереп як-якка карангач, үзебезне шәһәрдә түгел, ә кайдадыр табигать кочагында кебек тойдык.
– Ирем белән урман, табигатьне бик яратабыз, һәм аны үзебезнең участокта да булдырырга тырышабыз, – дип сөйли Асия. Күрүебезчә, сөю хисе белән ихатаны төзекләндергәннәр.
Мөгаен, чәчәкләрдән башлыйк. Алар һәркайда: тәрәзә төпләрендә, альпинарийда, бакчага илтүче тротуарның буеннан-буена. Петуния, лобелия эринус, күпьеллык җитен, әлбәттә инде розалар, георгиннар купшы чәчәктә. Күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләрдән тыш, декоратив үләннәр дә бихисап. Ә нинди хуш ис бөркелә биредә.
Йорт артына, бакчага уздык, гадәти бәрәңге плантациясен күрмибез. Икенче икмәк зур түтәл биләми, аның каравы Радик Васильевич һәм Асия Фәйзрәхман кызы монда фантазиягә ирек биргән!
Лилияләр белән буа, теплица, ике метр тирәнлектәге бассейн, мунча, башка хуҗалыклар гомум күренешкә бик килешле булып сыйган. Ә биек агачлар арасында... балыклар йөзүче кечкенә күл ялтырап ята.
– Йорт мәшәкатьләреннән буш вакытта (сүз уңае, алар икесе дә хаклы ялда) беседкада утырабыз, самавырдан чәй эчәбез, тирә-якта күбәләкләр оча, ә чәчәкләр нинди хуш ис тарата! Бу искиткеч, һәм күңелдә шундый сөенеч, – дип уртаклаша Асия Фәйзрәхман кызы.
Бакчада сирәк очрый торган агач һәм куаклар да байтак: кызыл яфраклы һәм эре җимешле шомырт, кара чия, күптән түгел утыртылган кура җиләге агачы. Чәчәкләр арасында «чит илнекеләр» күп. Лаләләрне Голландиядән яздырып алганнар, катарантусны үзләре Мисырдан алып кайткан (ул вакытта аларны бездә сатмаганнар да), лилияләр – көньяктан һ.б. Ире хатынының чәчәкләр белән мавыгуын хуплый. Берәр кайда кызыклы чәчәк күрсә, һичшиксез, хатынына бу хакта кайтып сөйли яки аны үзе алып кайта. Хуҗабикәнең тагын бер мавыгуы бар: стразалар белән картина чигә. Ләкин монысы инде кыш көне. Ә хәзер аның яраткан чоры җиткән – тыныч сунар вакыты. Һәм бу көннәрдә аны өйдә очратып булмый. Гөмбәдән күп тәмле ризык әзерли. Безгә дә бер кызыклы рецепт белән уртаклашты.
Читайте нас: