ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 сентябрь 2018, 17:38

Товарның исе шулай ук сагайтырга тиеш

Балалар әйбере сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә

Балаларыгызның сәламәтлегенә зыян китермәс өчен аларга әйберне ничек сайлап, иң яхшысын сатып алырга? Ата-анага әйбер хәвефсезлегенә кулланучылар хокуклары турында нәрсә белергә кирәк? Бу хакта «Роспотребнадзор»ның БР буенча Идарәсенең Нефтекама территориаль бүлекчәсенең әйдәүче белгеч-эксперты Зәбидә Хуҗина сөйли:
– РФнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законының 5 мәддәсенә ярашлы, кулланучы товар (эш, хезмәт) гадәти куллану, саклау, транспортировкалау һәм утильләштерү шартларында кулланучының гомере, сәламәтлеге, тирә-як мохит өчен хәвефсезлеге, шулай ук кулланучы милкенә зыян китермәскә тиеш булуга хокуклы.
– Балалар әйберенең сыйфатын ничек документаль билгеләргә?
–Русиядә балалар өчен каралган бөтен продукция сертификатлаштыру һәм санитар-эпидемиологик экспертиза үтәргә тиеш. Сатучы сатып алучы таләбе буенча сертификат күчермәсен күрсәтергә тиеш. Моннан тыш, төргәктә яки әйбернең үзендә ГОСТ Р яраклылык билгесе, шулай ук әлеге әйберне тикшергән сертификатлаштыру үзәгенең номеры булу зарур. Әгәр дә шундый маркировка тапмасагыз, әйбер тикшерү үтмәгән һәм аның сыйфаты һәм бала өчен хәвефсезлеге өчен беркем дә җаваплылыкны үз өстенә алмый. Әлеге вакытта Таможня союзының ТР ТС 007/2001 «Балалар һәм үсмерләр өчен каралган продукциянең хәвефсезлеге турында» техник
регламенты гамәлдә.
– Сыйфатлы әйберне сыйфатсыздан ничек аерырга?
–Киемдә җөйләр тигезлегенә, детальләр чите эшкәртелешенә, әйбер тегелгән материалга игътибар итегез.
Аяк киеме сайлаганда эчке өслеген тикшерегез: ул табигый материалдан, тупас җөйсез тегелергә, табаны сыгылмалы, сырлы булырга тиеш.
Хәзер балалар уенчыклары хәвефсезлеге турында. Сыйфатлы уенчыклар чиктән тыш нык буялган була алмый. Уенчыктан кискен ис килсә, аны алудан баш тартырга, әмма күңелгә ятышлы ис тә сагайтсын, балалар уенчыгыннан бөтенләй ис килергә тиеш түгел. Йомшак уенчыкларны төк бөртегеннән җиңелчә тартып, йонны ныклылыкка тикшерергә кирәк.
– Сатып алган әйбер тиешле сыйфатлы булмаган очракта нәрсә эшләргә?
– Сатып алучы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 18 мәддәсендә каралган таләп куярга, төгәлрәк әйткәндә, шул ук марка (модель һәм (яки) артикул) әйбергә алыштыруны таләп итәргә; сатып алган хакны тиңдәшле яңадан исәпләү белән башка марка (модель, артикул) шундый ук әйбергә алыштыруны таләп итәргә; сатылган бәясенә карап хакын киметүне таләп итәргә; кичектергесез әйбернең бушлай җитешсезлекләрен бетерү һәм кулланучы яки өченче берәмлек тарафыннан аларны төзәтүгә чыгымнарны каплатуны таләп итәргә; сатып алу-сату шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм әйбер өчен түләнгән хакны кайтаруын таләп итәргә хаклы. Сатучы таләбе буенча һәм аның исәбенә кулланучы җитешсезлекләре булган әйберне кайтарырга тиеш.
Сатучыга таләпне язма төрдә күрсәтү яхшырак: моның өчен югарыда әйтелгән һәр таләпне билгеләп, ике данә шикаять (гариза) төзелә (берсе сатучы, икенчесе кулланучы өчен). Сезнекенә сатучы шикаятьне кабул итү турында билге куярга тиеш. Әгәр дә сатучы таләпне законда билгеләнгән вакытта үтәмәсә, судка мөрәҗәгать
итә аласыз.
Читайте нас: