ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 сентябрь 2018, 11:05

Өлкән сержант, Совет армиясе алдынгысы

9 сентябрь – Танкистлар көне

Күкрәккә тагыла торган «Совет Армиясе алдынгысы» билгесе тапшырылган, күкрәккә тагыла торган «Гвардия» билгесе белән бүләкләнгән. Асаудыбаш авылында туып-үскән, хәзер Яңавылда яшәүче Басир Арслановның хәрби билеты юлларының берсендә нәкъ шулай язылган. «Өлкән сержант» булуы билгеләнгән.
Шушы барлык язулар Рослау немец шәһәрендә башкарылган, ул биредә танк гаскәрләрендә хезмәт үткән. Ике ел дәвамында ул «Т-64» урта танкның механик-шоферы булган, капот астында мең диярлек «ат көче»н, кырык тонналы танк белән белән идарә итү һ.б. хәзер һәркемнән яхшырак белә.
– Полигонда укуда ике тапкыр гына булырга туры килде, – ди Басир Фәзнәви улы, – ләкин, танклар куәте, безнең кораллануның никадәр көчле икәнен аңлау өчен, шул да җитте.
Әйткәндәй, боларның барысын да берүзе танып-белмәгән, якташлар күп иде, хәтта Байсар һәм Сандугач авылыннан иптәшләр булды ди. Ә йорт һәм туганнардан еракта, армиядә, бу зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә хезмәттәшләр әлеге көнгә кадәр элемтәне өзми, социаль челтәрләрдә язышалар, Танкистлар көнендә ел саен очрашалар. Басир Фәзнәви улы еш кына соңгысын оештыручы булып тора, чөнки ул ачык һәм кунакчыл кеше.
Ә армиядән тыш тормышта ул танк һәм механикадан ерак һөнәр сайлаган, «Яңавыл электр челтәрләре» ширкәтенең оператив-күчмә бригадасының электр монтеры булып эшли.
Читайте нас: