ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 сентябрь 2018, 10:42

«Бетон» әкият патшалыгында

Илшат Әминовка буйсынмаган бер генә эш тә юк

Ходайбирдин урамында гаҗәеп әкият сыннары «үсеп чыга башлады». Тәүдә светофор урнашкан йорт янында бик мөлаем гына шүрәле барлыкка килде, берничә көннән мәчет янәшәсендәге агачта матур койрыклы тавис кошы утыра иде. Бу иҗат җимешләренең авторын эзләп таптык. Ул Илшат Әминов – гаять иҗади кеше булып чыкты. Аның скульптуралары, без күзаллаганча, агачтан түгел, ә... бетоннан.
Скульптор Аксаков урамында яши, йорты янында бетон каллалар «чәчәк ата». Ә Ходайбирдин урамында әти-әнисе һәм дусты яшәгәнгә күрә, аның эшләре бирегә килеп эләккән. Октябрь урамында үткән елдан ук гөмбә утыра, ул бер үк вакытта гәзит-журналлар тартмасы булып хезмәт итә. «Кровля-Дар» кибете янында – кеше буе кадәр урта гасыр рыцаре, төньяк өлешендә – агач төбендә песи һ.б. Иң зур һәм күп көч салуны таләп иткән «Маша и медведь» эше Уфада – Илшат Рәфим улының скульптураларын социаль челтәрләрдә күргәннәр һәм ихаталарына куярга теләгәннәр.
Шундый кызыклы шөгыль кайдан? Агач түгел, тимер түгел, ә бетон... Хәер, аның тормышында агач булган, хәзер дә бар – эше шуның белән бәйле. Тимер дә бар – кирәк икән, эретеп-ябыштыручы да була, чүкеп ясау белән дә шөгыльләнә ала. Гомумән, ир-егет белергә тиешле бөтен эш кулыннан килә. Үзе тануынча, бердәнбер буйсынмаганы – рәсем сәнгате. Бу хакта үкенә. Әтисе Рәфим Сәгыйтьҗан улы бик яхшы рәсем төшергән, ә балта остасы һәм столяр булып эшләгән. Ювелир сумаласы белән эшләү технологиясен үзләштерергә
хыяллана.
Интернетта тоташ әкият шәһәрчекләре тудырган халык рәссамы Владимир Колесниковның эшләрен күреп, биш ел элек бетон скульптурасы белән мавыга башлаган. Технологиясе түбәндәгечә: тәүдә арматурадан каркас эретеп-ябыштырыла, арытаба ул вак тимер челтәр белән уратып алына һәм бетон эремәсе катламнап ягыла. Аннан акрил буяулар белән бизәлә.
Илшат Рәфим улы белеме буенча, әнисе кебек үк, сәүдә хезмәткәре. Озак вакыт райпода эшләгән. Хатыны Римма Дәлиф кызы – финансист, ләкин иренең иҗатына карата ихтирамлы мөнәсәбәттә, аны яклый. Уллары Аяз иҗаттан ерак һөнәр сайлаган – ул энергетик, Мәскәүдә яши һәм эшли. Оныклары әлегә юк. Бәлки, шуңа күрә, бәлки, башка сәбәпле авторның әкият скульптуралары озак тормый. Ул аларны дусларына тарата, туган көннәренә бүләк итә. «Кешеләрне сөендерсеннәр», – ди ул. Ә үз ихатасында нигезлерәк әйберләр – «әкият» болдыры, шул ук стильдә сулыклы «беседка» булачак... Боларның барысы да күп фантазия, вакыт һәм көч кенә түгел, ә финанс чыгымнар да таләп итә. Ләкин әзер эштән алган канәгатьлекне бернәрсә белән чагыштырырлык түгел – бу зур әһәмияткә ия.
Читайте нас: