ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 сентябрь 2018, 12:49

Битараф булмаганнар өчен акция: донорлар кирәк!

Кичә Яңавылда Милли сөяк мие донорлары регистрын булдыру буенча акция башланды

АдВита хәйрия фонды акцияне оештыручы булып чыгыш ясый, ул тоташ илдән Санкт-Петербург шәһәре клиникаларында дәваланган балалар һәм өлкәннәргә ярдәм итә. Яңавылда акция оештыручыларның берсе, волонтер Наталья Имашева безгә сөйләвенчә, кичә кичке сәгать алтыга 50гә якын яңавыллы тикшерүгә кан тапшырган һәм Милли сөяк донорларының регистрына кергән. "Беренче тапкыр өчен бу бик яхшы күрсәткеч", – ди Наталья.
Акция шулай ук бүген өлкәннәр поликлиникасы бинасында көндезге 12 сәгатькә кадәр дәвам итә. 18-45 яшьлек 50 кг.нан артык авырлыктагы теләсә кайсы кеше рак белән авыруны коткару эшенә кушыла һәм катнаша ала. Килеп, 9 мл кан бирүнең – бер куркынычлыгы да юк!
Әгәр дә сорауларыгыз калса, ВК vk.com/donorstvokm керегез.
Читайте нас: