ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 октябрь 2018, 09:33

Яшьләр ярдәм иткәндә, картлык та – шатлык

Рәвил Муллакай улы һәм Зәбирә Гарифҗан кызы бер-берсенә ышыныч һәм терәк

Яңа Уртавыл авылыннан Рәвил Муллакай улы Ибраһимовка сиксән алты яшь. Сәламәтлеге инде гаять какшаган, ләкин ветеран утыз җиде ел хезмәт иткән урман турында сүз башласаң, күзендә күңелле очкын барлыкка килә. Шкафта кадерләп сакланган медаль, билгеләр тагылган яшел пиджак һәм фуражкасын да киеп алса, шундук ун елга яшәрә. Әгәр кеше яшь, көч һәм дәрт белән тулы, намуслы эшләгән һәм барысына да кирәк чагы хакында сөйләсә, яше генә түгел, ә авыртулары турында да оныта.
Рәвил Муллакай улының хатирәләре күп. Ул Яңавыл урманчылыгының ике мең гектардан артык мәйданга җәелгән бишенче обходының алыштыргысыз урманчысы булган. Хезмәт чорында унсигез урманчы алышкан. Ә үз ул урынында кала, чөнки җаны-тәне белән эшенә тугры. Ничә тапкыр браконьерларны очрата, алар һөҗүм дә итә, төнге юлларда саклап тора, ләкин бирешми. Физик яктан ныклылыгы байтак очракта коткара. Менә шундый кыю һәм батыр булган ул.
Аның обходында һәрвакыт тәртип. Урман кисүчеләрне катгый күзәтә, диләнкәләре һәрчак чиста була. Башка урманчылар кебек үк, ылыслы һәм яфраклы токымлы агачлар орлыгы, миндек, себерке, гөмбә, юкә кайрысы хәзерли. Ә тагын алмагач, сырганак, җиләк куаклары үскән урман хуҗалыгының җиләк бакчасы хуҗасы була. Авыллылар шул урынны әле дә «Рәвил бакчасы» дип йөртә. Рәвил абый 64 яшендә хаклы ялга чыга, ә обходын улы Рамилгә ышанып тапшыра.
Рәвил Муллакай улының хезмәт өчен бүләкләре күп, Дәүләт урман сагы билгесе белән берничә тапкыр бүләкләнгән. Ә 1982 елда аңа, иң яхшы хезмәткәр буларак, «Москвич-412» автомашинасы бирәләр. Аның «карлыгачы» тоташ зур авылга исәп буенча өченче була. Элек шундый вакыт – атта йөриләр иде. Әйткәндәй, Рәвил абыйның атына тиңнәр булмый. Авыл, район Сабантуй бәйрәмнәрен бизи.
Бүген ветеран шулай ук тугызынчы дистәне ваклаган хатыны Зәбирә Гарифҗан кызы белән яши. Балалары игътибарсыз калдырмый. Ә тагын элекке хезмәттәшләре килеп йөри. Теләсә кайсы минутта ярдәм итәргә әзер Нәркиф Гыйльмуллинга чын күңелдән рәхмәтле.
Читайте нас: