ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 октябрь 2018, 09:22

Юл сыйфаты сагында 94 ел

Уңышлы эш формуласы – һөнәрманлык

Республика юл тармагының әйдәүче предприятиесе «Башкиравтодор»ның урындагы транспортның үзаллы органы буларак оештырылуына киләсе елда 95 ел тула. Тәүдә ул «Башмест» дип аталган, предприятие байтак үзгәрешләр кичерде, ләкин әле дә төбәкнең зур юл холдингы булып кала. Аның балансында 24000 км юл, алар 54 юл ремонт-төзелеш идарәсен хезмәтләндерә.
Яңавыл ДРСУы шул юлларның 612,27 километрын хезмәтләндерү белән шөгыльләнә. Моннан тыш, 52 кешелек коллектив – 58 күпер, шулай ук 543 су үткәрү торбасы, 398 төшү юлы һ.б. өчен җаваплы.
Шушы тоташ хуҗалыкны тиешенчә карау – әлбәттә, икенче дәрәҗәдәге бурыч түгел, ләкин юлларны карау, төзү, үзгәртеп төзү һәм ремонт төп эш дип исәпләнә. Агымдагы елның тугыз аенда 107 млн. сумга ремонт-төзелеш эшләре башкарылган. Уфа-Бөре-Яңавыл трассасының 1,2 километры, Нефтекама-Яңавыл юлының 4,5 километрын, шәһәрдә Ломоносов һәм Якутов урамнары буенча ихаталарның берсен ремонтлауга 20 мең тонна асфальт-бетон катнашмасы кулланылган.
Гәдәттәгечә, юлчылар һөнәри бәйрәмен кышкы шартларда эшләүгә әзерлек барышында каршылый.
– Ком-тоз катнашмасы, техника бар, кышка 100% әзербез, – ди «Башкиравтодор» АҖенең урындагы филиалы башлыгы Илшат Шакиров. – Һәрвакыттагыча, предприятиенең юл мастерлары һәм инженер-техник хезмәткәрләрнең тәүлек әйләнәсенә кизү торуы оештырылачак, бөтен булган техника көн саен диярлек юлны кардан чистартуга чыгачак. Үз эшенең осталарыннан торган тату һәм бердәм коллектив уңайсыз хәлдә калдырырга тиеш түгел.
Очрактан файдаланып, тармакның һәр эшчесенә, хөрмәтле ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, хезмәт казанышлары телим.
Читайте нас: