ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 октябрь 2018, 10:17

Бүләккә – чүлмәктә гөл

28 октябрь – Дәү әни һәм дәү әтиләр көне

Якшәмбе безне яшь бәйрәм – Дәү әни һәм дәү әтиләр көне көтә. Аның Ватаны – Голландия, лаләләр иле. Чәчәкләр ярдәмендә бу көн барлыкка килгән дә – Нидерландиянең Чәчәкләр бюросы Дәү әни һәм дәү әтиләр көнен башлап җибәрүче. Бәйрәм авторлары гаиләнең өлкән әгъзаларына зур булмаган чүлмәктә үсүче чәчәк атучы гөл бүләк итәргә тәкъдим иткән, Бюро вәкилләре фикеренчә, бу аларга карата кичергән хис һәм сөюне гәүдәләндерергә тиеш.
Азин урамындагы «Цветы» кибетендә дәү әни һәм дәү әтиләргә искиткеч бүләк сайларга мөмкин. Биредә бүлмә гөлләре бик күп: яран гөл, бегония, хризантема, цикламен, декоратив-яфраклы үсемлекләр. Экзотик пальмалар үзгә матур. Аларны тәрбияләү авыр түгел, ә күпме шатлык китерәләр: кибет хуҗабикәсе Әлфия Яруллина әйтүенчә, бүлмә гөлләре дәү әни һәм дәү әтиләр өчен бик күңелгә ятышлы һәм файдалы бүләк булачак. Якыннарыбыз, чәчәк атучы яран гөл, мәһабәт һәм катгый юкка яки фикус карап, сөекле оныгы яисә оныкасын исенә төшерәчәк. Һәм бергә үткәргән минутларны.
Читайте нас: