Кичә Русия һәм Советлар Союзының элекке республикаларында комсомолның 100 еллык юбилее киң билгеләнде. 200 миллионнан артык егет һәм кыз ВЛКСМда гражданлык үсеше, тормыш мәктәбен үтте. Комсомол тарихы битләрен карап, шул дәвер сулышын тоябыз, буыннарның кабатланмас элемтәсен күрәбез.
Бүген җитмешенче еллар ахыры комсомоллары турында сөйләшәбез. 1977 елда СССРның 14-28 яшьтәге 36 миллионнан артык кешесе ВЛКСМ сафында булган. ВЛКСМ райкомы оештыру бүлегенең ул вакыттагы мөдире Ленар Әминев әйтүенчә, районда 13 меңгә кадәр яшь ленинчы исәпләнгән.
Ленар Нуртдин улы 1966 елда комсомолга алынган – тормышта шундый вакыйга зур бәйрәмгә тиң була. Аны Яңавылда райком бюросына кабул итәләр. Комсомоллар штабы ул вакытта Ленин урамы буенча бистә Советының ике катлы агач бинасында урнашкан. ВЛКСМ уставы буенча марксизм-ленинизм, демократик централизм принциплары турында кызыксыналар. Әминевка сораулар аз була – ул яхшы белем ала, бик күп китап укый, отряд советы рәисе була.
1 санлы мәктәпне тәмамлагач Башкорт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Күңелле студент тормышы елларында барлык чараларда актив катнаша, дөрес, комсомолныкы түгел, ә профсоюз алдынгысы була. Зоотехник дипломы белән Бүә совхозына кайта, тулысынча селекция эшенә чума. Совхозда токымчылык фермасы булдыру идеясе белән яна башлый. Канададан «герефорд» токымлы үгез бозауларның беренче партиясен алырга Рига шәһәренә командировкага бара, юл буе булачак кандидатлык диссертациясен уйлый, ә бу вакытта Яңавылда комсомол конференциясе үтә: биредә аны ВЛКСМ райкомының оештыру бүлеге мөдире итеп сайлыйлар. Яшь хатыны, әлеге конференциянең делегаты бу хәбәрне ишетеп шакката. Ленар Нуртдин улы билгеләнүе турында шулай ук хатыныннан белә. «Ничек? Үземнән башка өйләндереп куйдылармы?!». Ул заманда партия-комсомол органнары карарларын дәгъвалау кабул ителмәгән, хыяллары белән хушлашырга туры килә.
Ямансуларга вакыты булмый. Эше шулкадәр төрле планлы, көннең ничек үткәнен сизми дә. Ике елдан аны комсомолның икенче секретаре итеп билгелиләр, тагын бер елдан – беренче.
Ул еллар нәрсәсе белән истә калды? Башлангыч оешмаларда һәр айлык җыелыш белән, квартал саен конференция, партия райкомы бюросы утырышлары (биредә өлкән абыйлар кирәксә -кирәкмәсә шелтәли), комсомол-яшьләр коллективларының социалистик ярышы, күчмә байрак һәм вымпеллар, төрле үлән, ылыс хәзерләү, агитбригада чыгышлары, өмәләр, үзешчән сәнгать конкурслары, спорт, туристик чаралар белән... Барысын да санап бетереп тә булмый. Комсомол шөгыльләнмәгән эш юк иде. Һәр колхоз, һәр предприятиедә башлангыч оешмалар була. Яшьләрнең 70%ка якыны – ВЛКСМ сафында. Комсомол-яшьләр фермалары гына районда унбер иде. Ә күпме бригада һәм звено?!
Ленар Әминев, байтак яшьтәшләре кебек үк, әгәр син комсомол икән, беренче булырга тиешсең, дип ышана. Җиңел юл эзләмәгәннәр. Тугры гомер юлдашы, активист һәм укытучы Гөлсинә Гариф кызы һәрвакыт янында була. Һәм бүген дә ул аның бүләкләре, билгеләре, комсомол билетын күз карасы кебек саклый. ВЛКСМның Үзәк комитеты, комсомолның өлкә комитетының Ммактау грамоталары пөхтә генә папкага салынган. «Ул дөнья тәҗрибәсендә романтик һәм патриотлар, Ватанны саклаучылар, Ватанның беренче чакыруы буенча төпләнгән урыннан күчеп китеп чирәм җирләрен күтәрергә, яшәлмәгән киңлекләрне үзләштерергә, завод-фабрикалар төзергә, тимер юллар һәм электр тапшыру линияләре сузарга сәләтле кешеләрне тәрбияләгән кабатланмас яшьләр оешмасы иде», – ди Ленар Әминев «үзенең» комсомолы турында.
Комсомолдан аны партия эшенә җибәрәләр, соңрак озак еллар Бүә совхозын җитәкли.
Комсомол тарихка китте, ләкин аның истәлеге, ерак һәм чагу йолдыз яктысы кебек, тәүдә – Ватан, ә арытаба гына үзең турында уйла принцибы буенча яшәгәннәрнең күңелен тагын озак еллар җылытып торачак.