ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 ноябрь 2018, 09:53

Күтәренке кәеф, килешү һәм...

Районда елның иң яхшы яшь гаиләсе билгеләнде

Районның яшь гаиләләре арасында иҗади конкурс үткәрү Яңавылда изге йолага әверелде, һәм һәр тапкыр катнашучыларның эчке дөньясының күп төрлелеге, байлыгына ирексездән таң каласың. Быелгы конкурс Гаилә елын тәмамлап оештырылды.
Иң уңышлы исеме өчен биш гаилә ярышты, алардан өчесе шәһәрдән, икесе – авылдан. Йола буенча конкурс комиссиясе һәм күп санлы аудитория каршында Мозаффаровлар, Байкиннар, Әхтәмовлар (өчесе дә – Яңавылдан), Солтановлар (Карман авылы) һәм Хәсәновлар (Ахтиял авылы) гаиләләренә бәхеткә ирешү һәм аны саклау тәҗрибәсе белән уртаклашырга кирәк иде.
Быел гадәти конкурс биремнәреннән тыш, оештыручылар кайбер яңалык керткән: катнашучылар атна дәвамында өстәмә биремнәрне үтәгән, ата-аналар тарафыннан ГТО нормалары тапшыру аларның берсе булган, шулай ук шәҗәрәне белүгә конкурс оештырылган, ә аның турыдан-туры иҗади өлеше алдыннан гаиләләр интеллектуаль биремнәр үтәде. Сәхнәдә исә конкурсантлар гаилә тормышы турында слайд күрсәтү белән «визит карточкасы» һәм «16 минус» конкурсын тәкъдим итте – анда иҗади номерлар – җыр-бию белән балалар тамашачыны сөендерде.
Карман авылы мәктәбе укытучылары Солтановларга: Оксана һәм Алексей, балалары Яна, Богданга жирәбә буенча беренче булып чыгыш ясарга туры килде, аларның бу конкурста катнашу тәҗрибәсе бар иде. Юлия һәм Айдар Мозаффаровлар гаиләсе иң яше булып чыкты – уллары Рөстәмгә күптән түгел өч яшь тулган, ә Алинага нибары җиде ай. Анжела һәм Кирилл Байкиннар кызлары белән үз гаиләсе турында популяр җырлардан юллар белән сөйләде. Күп балалы гаилә Гөлназ һәм Илшат Хәсәновларның чыгышы чын-чынлап чагу булды – аларның гаиләсендә өч кыз: Азалия, Ландыш һәм Амелия. Эмма һәм Руслан Әхтәмовлар, балалары Амалия белән Альмир артистлылыгы белән жюрины хәйран калдырды. Барлык катнашучылар рух көче, үзара аңлашу һәм осталык күрсәтте.
Биш конкурс туры йомгаклары буенча гомум команда нәтиҗәсе ясалды. Ахтиялдан Гөлназ һәм Илшат Хәсәновлар гаиләсе «Яшь гаилә-2018» район конкурсында җиңүче дип танылды. Икенче урын – Солтановларда, Байкиннар өченче урынга лаек булды.
Читайте нас: