ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 ноябрь 2018, 10:09

Бал кортларының да паспорты булачак

Йорт хайваннарын тиңләштерү дәвам итә

Яңавыл ветеринарлары мөгезле эре һәм вак терлекне исәпләү юнәлешендә зур эш башкарган, республикада аларны тоташ тиңләштерү бара, гәзит бу хакта хәбәр иткән иде. Аларны тамгалауны тәмамлаганнар, әле атларны чиплаштыру башкарыла, чиратта – мәче һәм этләр. 6 ноябрьдә ветеринария станциясендә үткән эш киңәшмәсендә шул хакта мәгълүмат яңгырады. Көн тәртибендә шул ук чиплаштыру булды, ләкин инде хайваннарны түгел, ә бал кортларын, чарага район умартачылары чакырылган иде.
Тиңләштерү – ул һәр хайванга шәхси номер бирелү икәнлеген исегезгә төшерәбез. Арытаба барлык мәгълүматлар хуҗаның исем, фамилиясе һәм әтисенең исеме, хайванның яше, җенесе, шулай ук ветеринария белгечләре тарафыннан нинди тикшерү һәм эшкәртүләр үткәрелүе турында мәгълүматлар чагылган махсус программага кертелә. Арытаба ул «Меркурий» ветеринар электрон сертификатлаштыру системасы белән бәйләнәчәк, соңгысы хуҗасына, әгәр бернинди дә мәгълүмат булмаса, хайванны сугымга чалырга яки сатарга рөхсәт бирмәячәк. Тамгасыз малның итен шулай ук сәүдә челтәрләрендә сату тыела.
Боларның барысын бал кортларына карата куллану катлаулы кебек тоела. Әмма бал – сорап алынган продукт, һәм аны ялган ясау очраклары еш очрый. Моңа юл куймас өчен, умарталыкларда умарталар тиңләштереләчәк. Тупланган мәгълүмат ветеринария хезмәте һәм сатып алучыларга умарталык, умартачы һәм татлы продукт җитештерелгән территория турында бөтен нәрсәне белергә ярдәм итәчәк. Иң мөһиме – бу башкорт бал кортларына читтән алып кайтылган бал җыючы бөҗәкләрдән чир йогудан котылырга мөмкинлек бирәчәк.
– Бөтен проблемаларны моның белән генә, әлбәттә, хәл итеп булмаячак, – дип билгеләде ветстанция башлыгы Илвер Вилданов, – ләкин арытаба эш системага салына башлаячак.
Санлаштырудаш тыш умартачылар көнүзәк проблемалар турында да сөйләште. Шул ук ялган продукция ясау, «карак» токымлы бал кортлары кертү һәм юкә урманнарын кисүгә каршы көрәш, районда умартачылар җәмгыяте булдыру, берләшү, балны «Яңавыл» бренды астында сату кирәклеге һ.б. хакында.
Читайте нас: