ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 ноябрь 2018, 10:06

«Русиянең шушы картасына карагыз...»

Яңавыллылар географик диктант язды

Рус географиясе җәмгыятенең быелгы Географик диктанты – исәп буенча дүртенче. Инде урнашкан йола буенча ул ил чикләрендә генә түгел, ә чит илдә һәм хәтта космоста (Халыкара космик станциядә!) үткәрелә. Анда махсус оештырылган мәйданчыкларга барып та, проектның dictant.rgo.ru сайтында читтән торып катнашырга да мөмкин иде.
Яңавылда быел икенче тапкыр географик диктант яздылар. Дөрес, әгәр беренчесе туган якка багышланса, икенчесенең географиясе күпкә киңрәк, ул федераль статусын йөртте.
Гимназиядә – районда акция үзәкләштерелгән үткәрү урынында – узган якшәмбе бу сәбәп буенча олысы да, кечесе дә җыелды – барлыгы 685 кеше. Диктант язу өчен катнашучыларны алты мәйданчыкка бүлделәр. Хәер, аңлашыла ки, география буенча белемен шушы мәгариф учреждениесендә генә тикшермәделәр. Атап әйткәндә, авыл мәктәпләре нигезендә дә үз мәйданчыклары оештырылган иде.
Билгеләргә килгәндә исә, Рус географиясе җәмгыяте бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Харисов әйтүенчә, нәтиҗәләрне 30 ноябрьдән соң Русия географиясе җәмгыятенең рәсми сайтында белергә мөмкин.
Читайте нас: