Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 ноябрь 2018, 10:17

Сәламәт тукланудан... хәтта бит очлары алсулана

Балачактан «дөрес» гадәткә өйрәтергә кирәк

Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның сәламәт туклануы турында сөйләшүне дәвам итәбез. Бүген район үзәк дәваханәсенең медицина кисәтүе бүлекчәсе мөдире Алсу Исламова белән әңгәмәләшәбез.
– Алсу Наиловна, дөрес туклану гадәтен балада ничә яшьтән башларга һәм ничек тәрбияләргә?
– Акыл иясенә сабыйлары туган ата-ана килүе турында бер гыйбрәтле хикәя бар, ә балага бу вакытта нибары биш көн була. Алар акыл иясенә сорау бирә: «Әйтегез әле, зинһар өчен, баланы кайчан тәрбияли башларга?». Моңа ул болай дип җавап бирә: тугыз ай һәм биш көнгә соңлагансыз. «Дөрес» гадәтләрне иртә балачактан тәрбияләргә кирәк.
– Балалар өчен туклану нормалары турында сөйләшик. Менюда зарури нәрсә булырга тиеш?
– Туклану хакында сөйләгәндә, әйтик, 4-6 яшьлек балалар өчен, буйга үсү белән бәйле, бу вакытта организм кальций, фосфор, D витаминына аеруча мохтаҗ. Үткәрелгән тикшерү йомгаклары буенча, витамин кытлыгы булган балалар мәктәпкәчә яшьтәгеләр генә түгел, ә өлкәнрәкләр арасында да бик күп. Мускуллары дөрес формалашу өчен бала организмына җитәрлек күләмдә аксым керергә тиеш. Шуңа күрә ит, барлык сөт ризыклары, балык аның рационында булырга тиеш. Витамин-минераль блок өчен шулай ук яшелчә, җиләк-җимеш кирәк. Кайбер нәрсәдән балада аллергия булырга мөмкин, шуңа күрә аллергенны беләсез икән, аны рационнан алып куярга. Төрле сөт һәм сөтсез боткалар туклыклы кыйммәт тәэмин итә, аларның составында үсемлек аксымы бар.
7-11 яшьтә рацион өлкәннәрнеке белән туры килә, ләкин балаларның үсүен истә тотыгыз, шунлыктан аксым бераз күбрәк таләп ителә. Моннан тыш, организм үскән вакытта ризык калориясен арттырырга кирәк.
Яшүсмерләрнең организмы элеккечә үсә, балалар хатын-кыз һәм ир-егетләрчә формалаша, җенси яктан җитлегә. Баланың туклануы тулы кыйммәтле һәм составында аксым, май, углеводларның кирәкле күләме булуы зарур.
Туклануны калорияле ризык көннең беренче яртысында кулланырлык итеп бүләргә кирәк. Үсмерләр ризыгының калорисе, өлкәннәрнекенә караганда, берникадәр югары булырга тиеш.
– Кайвакыт балаларның имтихан чорында аппетиты начарая. Ризыкка нәрсә кертү яхшырак?
– Чикләвек, коры җимеш, җиләк, балык. Чикләвек хәтерне яхшырта, коры җимеш аруны бетерә, җиләк организмны витаминнар белән баета, балык баш мие эшенә уңай йогынты ясый.
– Бала ашаудан баш тартса, нәрсә эшләргә?
– Мондый очракта азрак порция белән, ләкин еш ашау бик ярдәм итә.
– Билгеле булуынча, укучыларның байтагы ашханәдә туклана, әмма үзләре белән «чипсы», сохари, «кола» һ.б. йөртүчеләр бар.
– Чынында исә, шундый ризыктан соң ашыйсы килү басыла, һәм балалар төшке ашын калдыра.
– Бала рационында нинди ризык булмаска тиеш?
– Үзенчәлекле әче тәмләткечләр, борычның ачы сортлары. Барлык төр «сосиска», шикле ярымфабрикатларны ашамаска киңәш итәм, чөнки аларда бернинди туклыклы нәрсә юк. 5-6 яшькә кадәр аллергопродуктлар ярамый. Ләкин, баланың ул продуктка аллергиясе юк икән, аны гадәти режимда кулланырга мөмкин. Сагыз, «чипсы», сохари, газландырылган эчемлекне балага бирмәгез.
Дөрес тукланмау ашказаны-эчәк тракты, эндокрин системасы, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы, сөяк һәм буыннар авырулары һ.б. китерергә мөмкин булуын исегездә тотыгыз. Тиешенчә тукланыгыз һәм сәламәт булыгыз!