ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 ноябрь 2018, 10:22

Яшәү, үсү һәм яклауга хокук

Балаларны кыерсыту нәтиҗәләре куркыныч

20 ноябрьдә Бөтендөнья балалар көне билгеләнә. 1959 елда бу көнне Бала хокуклары декларациясе кабул ителә, ә 1989 елда – Бала хокуклары турында конвенция. Бүген БРда Бала хокуклары уполномоченныеның Яңавыл районы буенча җәмәгатьчелек ярдәмчесе Эльза Имаева белән бала хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренең ничек үтәлүе, яклануы турында әңгәмәләшәбез.
– Эльза Зинфировна, балага нинди хокуклар бирелүен гәзит укучыларның хәтеренә төшерик.
– Туганнан алып аның гражданлык, яшәү урыны, медицина хезмәтләндерүе, мәгариф, ял һәм хезмәт, төрле яклы үсеш, кешелек дәрәҗәсе ихтирамы, ата-ана хәстәрлеге, тәрбиясенә хокукы бар. Баланың гаиләдә яшәү һәм тәрбияләнүгә хокукы аның мөһим хокукларының берсе дип исәпләнә. Нәкъ гаилә тәрбиясе баланың һәрьяклы үсешенә мөмкинлек бирә.
– Ләкин, кызганычка каршы, балага карата кырыс мөнәсәбәттә булган очраклар да бар...
– Чынында «балага карата кырыс мөнәсәбәт» кебек төшенчә тормышта бөтенләй булмаска тиеш, чөнки бер бала да өлкәннәр көченә каршы тора алмый. Шулай да балага карата физик һәм психологик көч куллану очраклары бар. Кагыйдә буларак, алар тулы һәм имин түгел гаиләләрдә була. Кече яшьтәге балаларның гомер һәм сәламәтлегенә каршы юнәлтелгән гаиләләрдә көч куллану санының артуы бүген үзгә борчу уята. Шушы елның 10 аенда Яңавыл районында кыйнауның – җиде һәм балигъ булмаган балага карата кырыс мөнәсәбәтнең бер очрагы теркәлде. Суд карары белән алар җинаять җаваплылыгына җәлеп ителде.
Район һәм шәһәрнең кисәтү системасы белән берлектә начар тормыш рәвеше алып баручы гаиләләр, аеруча спиртлы эчемлекне явыз нияттән кулланучы, ана вазыйфасын оныткан хатын-кызлар белән эш алып барабыз. Әмма кисәтү алымнарына бирешмәгән һәм сәламәт булмаган тормыш рәвеше алып баручы ата-аналар да бар. 2018 елда дүрт кеше өч баласы мөнәсәбәтендә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде, бер ата-ана ике баласы мөнәсәбәтендә ата-ана хокукларында чикләнде.
– Мондый очракта балаларның арытабангы язмышы нинди? Киләчәктә алар белән кем шөгыльләнә?
– Ата-ана карамагын югалтканда баланың тәрбиягә хокукы Яңавыл районының опека һәм попечительлек бүлеге тарафыннан тәэмин ителә. Шул ук вакытта бала тәрбияләүнең гаилә формалары: уллыкка (кызлыкка) алу, бала кабул итеп алган гаилә яки опекага (попечительлек) өстенлек бирелә. Баланы гаиләгә тәрбиягә урнаштыру мөмкинлеге булмаганда гына, аны балалар өчен махсуслаштырылган оешмага тапшыралар.
– Бездә баланы балалар йортына тапшыру очраклар бармы?
– Юк. Яңавыл районында ата-ана карамагыннан торып калган бер бала да шундый учреждениегә тапшырылмады. Барысы да гаиләдә тәрбияләнә. Соңгы елларда бездә балаларны кабул итеп алган гаиләгә урнаштыру формасы актив үсеште. Бүген районда бала кабул итеп алган 43гаилә бар, биредә 68 сабый тәрбияләнә. 64 гаиләдә 90 бала опека һәм попечительлектә.
– Балаларга карата кырыс мөнәсәбәт нәтиҗәсе нинди була ала?
– Көч куллану – физик көч куллану гына түгел, ә куркыту, кимсетү, гаепләү, мәҗбүриләү ярдәмендә контрольдә тоту яки буйсындыру максаты булып торган теләсә кайсы гамәлләр. Аларның нәтиҗәсе бала өчен бик аянычлы булырга мөмкин. Ул физик һәм акыл үсеше тоткарлану, белем алуга сәләте кимү, агрессия, шулай ук психикасында киләчәктә төзәтү мөмкин булмаган җитди үзгәрешләрдә күренергә мөмкин.
Балалар өлкәннәр дөньясына нык бәйле һәм аларның еш хәтере кала. Балагызга карата мөнәсәбәттә дөрес, гадел булмавыгызны тойсагыз, гафу үтенергә кыенсынмагыз. Бу аны хаталарын күрергә, танырга һәм төзәтергә өйрәтәчәк. Ата-ана һәм бала арасында дөрес төзелгән мөнәсәбәт – ул балаларның бәхетле киләчәк нигезе.
Читайте нас: